+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 апрель 2022, 22:17

"Табиблар 16 яшемдә үк балам булмаячагын әйтте"

"Безнең җәмгыятьтә сөйләргә ярамаган теманы кузгатасым килә бүген. Шулай да аноним булып калыр идем.

"Табиблар 16 яшемдә үк балам булмаячагын әйтте"
"Табиблар 16 яшемдә үк балам булмаячагын әйтте"

Миңа 28 яшь. 16 яшемдә табиблар минем беркайчан да балам булмаячагын әйтте.
11-12 яшьлек чагымда ахирәтем белән урамда йөри идек. Якында гына балалар мәйданчыгында 3-4 яшьләр тирәсендәге бала уйный. Бераздан аны әнисе өйгә алып кереп киртәргә булды. Моңа сабый кычкырып елый башлады. Истерикага бирелде. Бу баланың шулай кылануы мине дә чыгырымнан чыгарды. "Балалар шулкадәр тормышны боза. Минем беркайчан да булмаячак!" - дип әйтеп салдым...

Һәм менә мин, 16 яшьлек кыз, әни белән гинеколог каршында утырабыз. Ул минем диагнозны әйтте дә, берничек тә ярдәм итә алмаганлыгын аңлаткандай, башын какты. Бу вакытта минем колакта шул нәни баланың елаган тавышы яңгырады. Өйгә кайтканчы әни мине төрлечә тынычландырырга тырышты. Соңрак та бик күп табибларга йөрдек.

Үземнең башкалардан ким, "бозык" булуымны ничек кабул иткәнемне белсәгез икән! Дәваханәдән кайтканда ук әнием белән моның турында беркем дә белмәскә тиеш, дип сөйләштек. Миңа шулай җиңелрәк иде. Дусларым белән аралашканда мин моны йөземә дә чыгармадым. Төннәрен мендәргә капланып еладым. Шундый булганым өчен гаеплене эзләдем. Бераздан әни белән дә бу теманы кузгатмаска булдым, чөнки ул да бик борчыла иде. Аның каравы, тәмәке, спиртлы эчемлекләр белән дуслаштым. Урамда йөкле, кечкенә бала күтәргән хатын-кызларны күралмас хәлгә җиттем.

Ике ел шулай үтеп китте. Әти-әни түләүле уку йортына укырга кертте. Мондый укучы анда да кирәкми иде, укуымнан куылыр чиккә җиткәч, үз-үземне кулга алдым. Минем ни өчен шулкадәр "тәртисез"гә әйләнүемне әти-әнидән башка беркем белми иде. Соңыннан да 3-4 айга бер булса да исергәнче эчеп, эчемдә җыелган барлык ачу-рәнҗешне чыгарып, капланып елый идем. Әти белән әни моңа да түзде.

Кияүгә чыкканда булачак иремә проблемамны, әлбәттә, әйтмәдем. Ул мине ташлар дип курыктым. Өч ел яшәдек тә, курыкканым алдыма килде. Болай да үземне башкалардан ким итеп тоя идем, ирем чыгып киткәч, ниләр кичергәнемне язасым да килми.
Шулай да бәхет өләшкәндә мин дә читтә калмаган икән. Икенче ирем белән очраша башлагач та проблемамны әйттем. Ул тыныч кына тыңлап торды да, барыбер минем белән булырга теләген белдерде.

Өйләнештек. Бер ел дәвамында моның турында сүз кузгатучы булмады. Аннары акрынлап без әлеге хәл турында сөйләшә башладык. Мин ничә еллар эчемдә йөрткән барлык әрнүләрне акрынлап аңа сөйләдем. Ул түзде. Аңа булган рәхмәтемне әйтеп бетерерлек түгел. Хәзер мин, чыннан да, үземне шәхес итеп саныйм.

Әлеге вакытта ирем белән уллыкка бала алырга йөрибез. Тиздән мин дә әни булачакмын!" - дигән хат килде редакциягә.
Бу хатка карата сезнең дә фикер безгә кызыклы, мөһим булыр иде, кадерле дуслар!

Фото: wallhere.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: