+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 Май 2022, 15:04

Ирләрне варенье урлауда гаеплиләр

Хәзер аларга закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Ирләрне варенье урлауда гаеплиләр
Ирләрне варенье урлауда гаеплиләр

Белорет районында яшәүче пенсионер хатын хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, хатынның подвалыннан 7 банка варенье юкка чыккан.

Ике катлы күпфатирлы йортның подвалын тикшергәндә әлеге хәлгә ачыклык кертелгән. Алдан билгеле булуынча, 34 яшьлек ир, хатыны белән тиргәшкәннән соң, күрше йортның подвалына йокларга чыгып киткән. Анда ул 45 яшьлек ирне очраткан. Ул да хатыны белән ачуланышып чыгып киткән. Икенче көнгә ирләр бик нык ачыкканнар, әмма азык-төлек сатып алыр өчен акчалары булмаган. Эчтә "бүреләр улый" башлагач, ирләр күзгә күренгән беренче кладовкага керергә булган. Нәтиҗәдә, берничә көндә ирләр 6 литр кайнатма ашаган. Зыян күрүнең бәясе - 3 мең сум тәшкил иткән.

Хәзер тәмлетамаклар алдан сөйләшеп төркем белән урлашуда һәм кеше милегенә законсыз үтеп керүдә гаепләнә. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Фото: naked-science.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: