+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 Май 2022, 14:22

"Әтием мине мыскыл иткән кешегә кияүгә бирде..."

"Иремә булган нәфрәт сөйләп бетергесез", - дип яза ул.

"Әтием мине мыскыл иткән кешегә кияүгә бирде..."
"Әтием мине мыскыл иткән кешегә кияүгә бирде..."

"Мин кечкенә шәһәрдә үстем. Бәләкәй шәһәрләр авылларны хәтерләтә. Кем кайда нишләп йөргәне турында шунда ук сүз чыга.
18 яшькә җитеп тә бер егет белән дә очрашып йөрмәгәнемә ахирәтләрем бик гаҗәпләнә иде. Үземә ошаган кеше очрата алмый идем шул.

Бер кичне дусларым мине кич йөреп керергә чакырды. Бу компаниядә миңа таныш булмаган егет тә бар иде. Ахирәтләрем шул рәвешле миңа егет табарга уйлаган икән. Төн уртасы җитүгә өйләргә таралышырга булдык. Эчеп алган бу егет мине озатырга булды. Мин, берүзем өйгә кайтырга курыкканлыктан, ризалаштым. Юл буена бәйләнеп барды. Үзебезнең йорт алдына җиткәч, подъезд буенда үскән куаклар арасына сөйрәп алып кереп китте... Күпме тырышсам да, аның кулыннан ычкына алмадым...

Бу хәлне, бәлки, оныта да алыр идем, шул очрактан балага уздым. Бу егеткә күңелдә булган нәфрәтне сөйләп бетерә дә алмыйм. Билгеле, минем йөкле булуым турында тиз арада сүз чыкты. Әти белән әни, шушы сүзләрдән качарга теләп, теге егетне табып, миңа өйләндерде. Әти - бик кырыс кеше. Минем күз яшьләрем белән ялваруымны күрергә дә теләмәде.

Бергә яши башлагач, иремә булган җирәнү көче тагын да артты. Төн җитсә, мөмкинлек булган саен әле бер ахирәтемә, әле икенчесенә, кайчакта әниләргә кунарга китәм. Билгеле, бу иремә ошамый иде. Бераздан әнием дә минем аларга килеп кунуыма каршы була башлады. Янәсе, хатын һәрвакыт ире белән бергә булырга тиеш.

Балабыз туды. Иремә булган мөнәсәбәтем үзгәрмәде. Улыбыз бераз үсә башлагач, мин аңа әтисенең никадәр начар кеше булуын аңлата башладым. Бала әтисен күрүгә үк елый башлады. Бу иремне чыгырыннан чыгара иде.

Инде түзәр хәл калмагач, бер төндә баламны алдым да шәһәрдән качтым. Авырлыклар белән булса да, биредә урнаштым. Бераздан адресымны күрсәтмичә генә әнигә хат яздым. Шулай 6 ел яшәгәннән соң гына туган шәһәремә кайтттым.

Язмыш, дияр берәүләр. Белмим, бәлки, шулайдыр да. Әмма әти белән әнинең мине вакытында яклый алмауларын һаман оныта алмыйм", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә. Ә сез аңа нинди киңәш бирер идегез?

Фото: womanhappiness.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: