+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 Май 2022, 15:15

Бүген — Халыкара гаилә көне

Ике гаилә күрше булып яшәгән. Берсендә - гел ызгыш-талаш, икенчесендә гел татулык, матур тормыш хөкем сөргән. Талашып яшәүче гаиләдәге хатын күршеләреннән көнләшкән һәм беркөнне ирен аларның тормышын күзәтергә җибәргән.  

Бүген — Халыкара гаилә көне
Бүген — Халыкара гаилә көне

Ир күршеләренең тәрәзә янына килеп, өй эченә баккан. Хатын тузан сөртә икән. Шулвакыт телефон шалтырый һәм хатын, кыйммәтле вазаны өстәл читенә куеп, телефонга ашыга. Шул мизгелдә ире ишектән килеп керә һәм вазаны абайламый, китереп төшерә. Кыйммәтле савыт челпәрәмә килә.
“Әһә! Менә хәзер боларда да тавыш чыгачак!” — дип шатланып кулларын уа күзәтүче ир.
Ләкин, ни гаҗәп, хатын ире янына йөгереп бара һәм... гафу үтенә. “Кичер, кадерлем, мин ялгыш вазаны өстәл читендә калдырып киткәнмен”, — ди. “Син кичер мине, сөеклем, мин аны күрмәгәнмен бит, мин гаепле”, — дип җаваплый ире.
Күршеләрен күзәткән ир өенә боегып кайта. Хатыны тегеләрнең гаилә бәхетенең серен белергә теләп төпченә. Ире болай җаваплый: “Беләсеңме, аларның өендә һәрвакыт барысы да гаепле, ә безнең өйдә һәркем хаклы...”
Сезнең өйдә хәлләр ничек, дуслар? Шундый күршеләрегез бармы? Бәйрәм белән!

Фото: avdet.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: