Башкортстанда 51 мең күпбалалы гаилә бар. Бу уңайдан без Идел буе федераль округында беренче урында торабыз. Һәм бездә мондый гаиләләргә ярдәм итүнең күптөрле механизмнары эшләнгән.
— Балалар туу темасын тирәнтен тикшергәндә, нәрсәгә игътибар итәбез? Бу — мәгълүмати фон һәм пропаганда. Еш кына күпбалалы гаилә — мәшәкатьләргә дучар ителгән, шул ук вакытта матди ягы нык булмаган гаиләләр ул. Элек күпбалалы булу байлыкны күрсәткән. Шуңа күрә республикада “Башкортстан балалары — бәхет” медиакампаниясе барлыкка килде. Ул күпбалалылыкны үстерүгә юнәлтелгән.
Шул ук вакытта балалары булмаган гаиләләр дә бар. Без аларга да ата-ана бәхетен тату өчен ярдәм итәбез. Бу юнәлештә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә күп проектларга нигез салынды, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру Советы утырышында.
Чыннан да, гаиләләрне үстерү турында сүз алып барганда барлык төр социаль ярдәм турында да сөйләргә мөмкин. Монда яшьләрнең белем алуы, эш, торак белән тәэмин ителүе һәм башкалар керә. Әмма сәламәтлек саклау, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бәйле проблемаларга барыннан да зур игътибар бирелә.
Кызганычка каршы, яшьләрнең һәркайсы ныклы сәла-мәтлеккә ия түгел. Шуны исәпкә алып, бездә ЭКО процедуралары саны республика бюджеты исәбенә арттырылды. Нәтиҗәдә, узган елда гына да ЭКО нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 552 бала туган.
— Республикада күпбалалы гаиләләргә ярдәм турында озак сөйләргә мөмкин. Шуларның берсе — ике баласы булган гаиләләрнең бушлай медицина тикшерүе үтә алуын гамәлгә ашыра башладык. Алар өченче балага да гомер бирә алырга тиеш, — диде шул ук чарада республика Башлыгы.
Балаларга белем бирү — югарыда телгә алынганча, яшь гаиләләрне борчыган иң зур мәсьәләләрнең берсе. Шунысы куанычлы, әле күпмедер вакыт элек сабыйларны балалар бакчасына урнаштыру өчен берничә ел чират көтәргә туры килсә, бүген бу мәсьәлә нәтиҗәле хәл ителә. Монда Русия Президенты билгеләгән гомум-дәүләт проектларының өлеше дә зур.
— “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә без бик күп балалар бакчалары төзибез. Былтыр гына 25 балалар бакчасы барлыкка килде — бу безнең республика өчен рекорд. Быел да әлеге җәһәттән колачлы эш алып барыла. Шул ук вакытта, шәхси балалар бакчаларын үстерүгә дә игътибар бирәбез. Мәсәлән, “мәктәпкәчә яшьтәге балалар сертификаты” эшен җәелдердек. Аның ярдәмендә гаилә бюджеттан ай саен 6 мең сум күләмендә компенсация ала, һәм бала хосусый мәктәпкәчә учреждениегә бара. Без, бер яктан, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттырабыз, ә икенче яктан, социаль эшкуарлыкның тулы бер секторы барлыкка килә, — диде Радий Хәбиров.
Республика гаиләләрен яклау җәһәтеннән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының эше аерым әһәмияткә ия. Чыннан да, министрлыкның эш даирәсе демографияне үстерүдән алып, өлкән яшьтәгеләрнең гомерен озайтуга кадәр чараларны үз эченә ала. Шул ук вакытта, ятим балаларның киләчәктә тормышта үз юлын табуында да алар төп рольне үти. Социаль ятимлекне кисәтү — аларның эшенең мөһим юнәлеше. Соңгы елларда гаилә белән эшләү системасын үзгәртеп, иртә профилактика һәм озатып бару системасына игътибар итә алар. Социаль хезмәтләр проблемалы гаиләләргә никадәр иртәрәк ярдәм итәргә алынса, гаиләләрнең сакланып калу очрагы да бермәбер арта. Бу җәһәттән һәр муниципалитетта “Гаилә” үзәкләре ачылды. Ярдәмгә мох-таҗ гаиләләрне ачыклауга поликлиникалар һәм ФАПлар (ә алар безнең республикада 2 меңнән артык), балалар бакчалары һәм мәктәпләр кушылды. Бүген 900 авыл биләмәсендә гаиләләрне озата бару буенча төркемнәр эшли. Нәтиҗәдә, узган ел проблемалы гаиләләрне иртә ачыклау күрсәткече өч тапкыр арткан һәм 60 процент очракта гаиләне хәвеф зонасыннан чыгара алганнар. Әгәр дә биш ел элек үз гаиләсенә социаль приютлардан балаларның яртысыннан ким-рәге (45 проценты) кайткан булса, хәзер бу сан 76 процентка кадәр арткан.
Чыннан да, бездә гаиләләрне саклауга, аларның иминлеген тәэмин итүгә игътибар елдан-ел арта. Монда балалы гаиләләргә күрсәтелгән матди ярдәмне генә алсак та, соңгы 20 елда күзәтелгән үзгәрешләр санап бетергесез. Әйе, тулы гаиләдә үскән бала гына өлкәннәр тормышына әзерлекле, чын шәхес һәм туган җиренең чын патриоты була ала. Чөнки ул әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнә. Лаеклы хезмәт хакы алган, уңайлы шартларда яшәгән ата-ана гына баласына дөрес тәрбия бирә ала, чөнки үз тормышы белән канәгать булган кеше үзеннән соң килгән буынга дөрес юнәлеш күрсәтә. Шул ук вакытта, ул инде өлкән яшьтәге әти-әнисенә карап, үзенең киләчәген дә күзаллый. Бу җәһәттән бездә-ге картлар да төрле дәүләт ярдәмен тоеп яши. Менә ни өчен ныклы дәүләтнең киләчәге гаиләләргә бәйле. Гаиләләр бердәм, тату, нык була икән — илебез, республикабыз да үсешәчәк.
Гөлия ГӘРӘЕВА.