+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 Май 2022, 13:25

Эшсөярләрне уңыш сөя!

Нуриман районының Бикморза авылыннан Земфира һәм Фәнис Әминевлар моңа ныклы инанган.

Эшсөярләрне уңыш сөя!
Эшсөярләрне уңыш сөя!

“Гаилә — бәхет ачкычы”, — дигән әйтем бар. Бу ачкычны таба алганнар соклангыч тормыш корып яши. Нуриман районының Бикморза авылыннан Әминевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

Земфира белән Фәнис — авылдашлар. Балачактан ук бер-берсен белеп үсәләр. Ә мәхәббәт яшьлектә бөреләнә. Мәктәптән соң эретеп ябыштыручыга укыган, армия хезмәтендә булып кайткан, туган авылында фермада эшләп йөргән егет дустының сеңлесенә гашыйк була. 61нче һөнәрчелек училищесында лаборант-эколог булырга укыган, Яңа Уфа нефть заводы ашханәсендә эшләп йөргән Земфира егетнең хисләренә җавап бирә.
Яшьләр туган авылларында, Фәниснең әти-әнисе белән бер өйдә тормыш башлый. Бераздан зур булмаган йорт салып чыгалар. Соңрак яшьләргә ярдәм программасы буенча субсидия алып, иркен, уңайлы йортта яшәү бәхетенә ирешәләр.
Әминевлар гаиләсе өч балага гомер бүләк итә. Өлкәннәре Лилиягә инде 22 яшь. Ул Уфада яши, үзе дә ике бала әнисе. Русия коммерция институтында читтән торып белем ала. Линарга 19 яшь. Ул үткән ел мәктәпне алтын ме-дальгә тәмамлап, авиация институтына укырга кергән. Төпчекләре Лиана сигезенче сыйныфта укып йөри. Кызның планнары зурдан — ул билгеле юрист булырга тели.
Земфира белән Фәнис — чын авыл җанлы кешеләр. Алар җирнең кадерен белә, тырышлар, уңганнар. Хезмәт сөючән ир белән хатын яшьтән үк эштән куркып тормаган, фермерлык эшенә тотынган. 62 гектар җирне арендага алып, яшелчә үстергәннәр. Бәрәңге, кәбестә сатканнар. Хәзер терлекчелек белән шөгыльләнәләр. 25 баш сыер малы асрыйлар, ит саталар. Элек яшелчә үстер-гән җиргә печән чәчкәннәр. Барысын да үз куллары, үз көче белән эшлиләр. Шуңа аларның һәр көне хезмәттә үтә. Әл-бәттә, тормыш гел майланган кебек бармый. Проблемалары да була. “Бәләкәй фермерларга да ярдәм программалары булса, яхшы булыр иде”, — ди алар.
Бүген күпләр бәхет, эш эзләп зур шә-һәрләргә юлланган заманда, әлбәттә, туган авылларына тугры булып, хезмәт сөеп, авылда лаеклы тормыш кора белгән кешеләр соклануга лаек. “Авылда матур тормыш коруның сере нәрсәдә?” — дигән сорауга: “Эш яратырга кирәк!” — дип җавап бирде алар. Килешми булмый. Эшсөярләрне уңыш та сөя шул.

Ләйсән Якупова.
Нуриман районы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: