+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 Май 2022, 15:36

"Әти белән әнине һаман да кочаклый алмыйм"

"Әти белән әнине һаман да кочаклый алмыйм"

"Әти белән әнине һаман да кочаклый алмыйм"
"Әти белән әнине һаман да кочаклый алмыйм"

"Мине бәләкәй чакта әтием кыйный иде. Кыйналмаган көннәрем булдымы икән?.. Күп вакыт моның ни өчен икәнен дә аңламый идем.

Бервакыт көндәлектәге начар билге өчен битемә шул көндәлек белән сугып кыйнады-кыйнады да башымны өй эше эшләп утырган өстәлемә бәрә башлады. Әни килеп кереп, бу хәлне туктатты. Бүлмәм җыештырылмаган булса, кулына нәрсә эләгә, шуның белән кыйный иде ул. Һәм каеш... Һаман да каеш күрсәм, тәнем эсселе-суыклы булып китә. Бу каештан калган шрамнан әле дә бар.

Әни арабызга керсә, аңа да эләгә иде. Хәер, әнигә миңа караганда да күбрәк "төште". Миңа кычкырып, "тәрбия сәгатьләрен" башласа, әнинең янына, артыннан шым гына килеп, муенына пычак тери иде... Бәләкәй чакта әни өчен курыкканымны белсәгез...

Әти миннән күпме генә "отличник" ясарга тырышса да, барып чыкмады. Юк, укуга йомшак түгел идем мин. Такта алдына чыгып җавап бирергә, сыйныфташларымнан алда дөрес җавапны әйтергә курка идем. Мин әле дә күп нәрсәдән куркам.

Мәктәп тәмамлауны түземсезләнеп көттем. Мин барыннан да ныграк тулай торакта әти белән әнидән аерым яшәргә ашыктым. Хәзер инде эшләп йөрим. Тик әти белән әнине һаман да кочаклый алмыйм. Мин аларга якын килергә куркам", - дигән хат юллаган безгә укучыбыз.

Фото: zagrevo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: