+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 Июня 2022, 04:50

Алар мәхәббәтле гаиләдә канат ныгыта!

13 сабыйга гомер бүләк иткән Альбина һәм Венер Хәйдәршиннар – республика горурлыгы.

Алар мәхәббәтле гаиләдә канат ныгыта!Алар мәхәббәтле гаиләдә канат ныгыта!
Алар мәхәббәтле гаиләдә канат ныгыта!

Әнисенең җылы кочагында изрәп, нәни Байрас йоклый... Бүген иртәдән бирле кунаклар өзелми әле үзләреннән. 40 көнлек булганын көтеп кенә торганнар диярсең! Башкаладан килеп, бер-бер артлы сораулар яудырган журналист апаларга да, объективларын ялт-йолт китереп фотога төшергән абыйларга да исе китми бәләкәчнең. Газиз әнкәсенең назлы йөрәк тибешен тоеп, бер дә тынгысызланмый, тыныч кына “матбугат конференциясе”нең тәмамлануын көтә...

Иске Балтач авылында яшәүче Альбина һәм Венер Хәйдәршиннар агымдагы елның апрелендә районда гына түгел, республикада да иң күпбалалы гаилә буларак танылды. Алты малайга һәм алты кыз балага гомер биргән 45 яшьлек ханым унөченчесен – тупылдап торган янә бер малай алып кайтты!
Барысы да үзләренекеме? Унөчен дә үзе тапканмы? Хәзерге заманда мондый батырлыкка баручылар бик сирәк булгангамы, бу гаилә тирәсендә сораулар әле булса тынмый, хәтта күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне дә кызыксындыра, сокландыра, гаҗәпләндерә.

Без барып кергәндә күпбалалы гаиләне яңа туган уллары белән котларга район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев килгән иде.
– Альбина белән Венер – икесе дә тырыш, шушы матур тормышны үз куллары белән булдырган кешеләр. Балаларын да үзләре үрнәгендә җаваплы, акыллы кешеләр итеп тәрбияләүгә, төрле яклап үстерүгә зур көч салалар. Бу гаиләдә үскән кызлар һәм малайлар – районыбыз горурлыгы! – диде Илгиз Әхвәс улы.
Хәйдәршиннарның иркен, якты, барлык уңайлыклары булган йортларында һәр җирдә тәртип. Бу көнне гаилә башлыгын очрата алмадык, ул Уфада эштә булып чыкты.

Ачык йөзле Альбина эшлекле, җи­тез, нәфис гәүдәле. Аны күпбалалы әни дип әйтмәссең дә! Йорты да, үзе дә кояштай балкып торалар.
– Үзем генә үскәнгәме, мин һәр­ва­кыт зур, тату гаилә турында хыял­лан­­дым. Шуңа да Ходай биргән бала­ларның барысын да тудырдым. Унике бала янына унөченчесе нигә сыймаска тиеш соң әле?! Һәр бала үз ризыгы бе­лән туа бит, – дип сүз башлады Аль­бина ханым. – Өлкән­нәрен оядан чыгарып җибәрдек инде. Элита кызыбызга – 27 яшь, ул кияүдә. Гаиләсе белән Бөре шәһәрендә яши. Әйткән­дәй, мин үзем дә күптән нәнәй бит ин­де, ике оныгым үсеп килә. Артурыбыз Авыл хуҗа­лыгы университетын тәмамла­ды. Әтисе белән бергә Уфада, төзелеш оешмасында эшли. Өченчебез Альмир Уфа дәү­ләт нефть техник университетын тәмамлады. Әле армиядә хезмәт бурычын үти. Айгиз белән Айназ – студентлар. Хә­зерге вакытта сигез балабыз үзебез белән. Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур, Айгүзәл – мәктәп укучылары, Назгөл белән Ислам балалар бакчасына йөри­ләр. Төпчегебез Байрас – язмыш бүләге. Аны кулдан да төшер­ми­без, барыбыз да яратабыз.


Альбина чыгышы белән Нуриман районыннан. Өч яшендә тома ятим калган кызчык Балтач районының Югары Карыш авылында дәү әнисе Рәйхана Гайнан кызы тәрбиясендә үскән. Гомерләре буена милләте­без­нең гореф-гадәтләрен­нән, Ислам дине йолаларыннан аерылмаган нәнәйләр тәрбиясен алып үскәннәр шәф­катьле, инсафлы, уңган булалар шул. Аль­бина үзе дә егәрлек, җитезлек, һәр эшне авырсынмый, җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны “дәү әнием­нән бирелгәндер” дип саный. Ире Венер да шул ук авылдан. Яшьләр гаилә корганда Альбинага – нибары 17, ә Венерга 23 яшь була. Шушы урында Хәйдәр­шин­нарның уңган кешеләр, балалары өчен өзелеп торучы әти-әни булулары турында бик күп язарга булыр иде. Ләкин сүзне кыска тотып, башта – Югары Карышта йорт салуларын, ә аннары, бала­ларының сәләт­ләрен үстерү мөмкинлек­ләре күбрәк булсын өчен, район үзәгенә күченеп, анда да ялан кадәр өй җиткереп керүләрен әйтү дә җитәдер. Әле ике хуҗалыкны бергә алып барып, икесендә дә бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерү­ләрен, абзар тулы мал-туар, кош-корт булуын да өстәсәң...


– Балалар үскән саен кайсы – спортка, кайсы – җырга, кайсы биюгә тартыла башлады. Шуңа җыендык та район үзә­генә күчендек. Монда мөмкинлекләр күбрәк, – ди унөч бала әнисе. – Чынлык­та, мин көн­нең узганын сизми дә калам. Балаларның әле берсен, әле икенчесен бер түгәрәктән алам, икенчесенә илтеп куям. Ярый әле машина йөртергә өйрән­дем. Шунсыз өлгереп тә булмый. Без балалар­ның укудан тыш вакытларын файдалы үткәрүенә, яраткан шөгыльлә­ре, кызыксынулары булуына сөенәбез генә. Һәркайсы бу тормышта лаеклы урын тапсын дип тырышабыз.


Иң мөһиме – әти-әниләренең тырышлыгы балалар ирешкән яхшы нәтиҗә­ләрдә, саны-исәбе булмаган кубоклар, медаль­ләр, грамоталарда ачык күренә. Алар – барысы да әти-әни­ләренең горурлыгы, уку алдынгылары, олимпиада­лар, төрле конкурслар, спорт бәйгеләре җиңү­челәре. Әйтик, өлкән егетләр кечкенәдән волейбол белән мавыккан. Айгизне балтачлылар мәктәп елларыннан ук оста җыр­чы буларак белә. Уфа сәнгать училищесы студенты бүген дә район чараларында, сабантуйда якташларын озын көй­ләрне оста башкаруы белән сөендерә. Айназ гер спортында һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Хәзер ул автотранспорт техникумында укый. Быел 10нчы сыйныфны тәмам­лаучы Айзилә бик матур рәсем төшерә, 8нчедә укучы Нурсилә матур җырлый, 5нче сыйныфта укучы Ин­зилә белән 3нчедә укучы Айнур биюгә йөриләр. Нәфис гимнастика түгә­рәгенә йөрүче Айгүзәл белән Назгөл район командасы составында күп тапкырлар җиңүгә иреш­кәннәр. Хәйдәршиннар укуда да сынатмый, барысы да яхшы билге­ләргә генә өлгәшә.


Гаилә башлыгының атна ахырында гына өйдә булуын исәпкә алганда, әл­бәттә, тормыш йөге, балалар тәр­бияләү, башлыча, Альбина иңнәренә төшә. Ләкин ул күңел төшенкелегенә бирелә, зарлана торганнардан түгел.

– Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгереп була. Минем һәр сәгатем, минутым алдан билгеләнгән. Һөнәрем буенча икътисадчы бит мин. Шуңа да вакытны да, гаилә бюджетын да, азык-төлекне дә алдан исәпләп куям. Көндәлек мәшәкать­ләр, эш – болар барысы да чүп кенә. Үза­ра аң­лашып, татулыкта балалар үстерү – зур бәхет. Иң мөһиме – исән-сау булсыннар! – дип елмая “Ана даны” медален го­рур йөртүче әни.


Әйткәндәй, 2014 елда Русия Президенты Владимир Путин Хәйдәршин­нарга “Ата-ана даны” орденын тапшырган. Ул вакытта тугыз бала белән Сочига барып, ил башлыгы кулыннан дәүләт бүләге алган, берничә көн гаилә белән Кара диңгез буенда ял иткән күңелле көннәрне әле дә сагынып сөйли алар. Илнең иң күркәм гаиләләре арасында бүләкләнгән Хәйдәр­шиннарны республикабызның горурлыгы, йөзе дип һич шикләнми әйтергә мөмкин.


– Ишле гаиләләр турында сүз чыкканда, пособие өчен бала таба, дип чеметеп алучылар да табыла...
– Йөрәкне иң әрнеткәне әнә шул инде. Без балалар өчен яшибез. Андый сүзләргә игътибар итәргә вакытыбыз да, теләгебез дә юк. Дөресен әйткәндә, безнең гаилә соңгы вакытта 3-7 һәм 8-17 яшьтәге балаларга билгеләнгән пособиеләрнең берсен дә алмый. Аларны алу өчен закон буенча бер машинадан күбрәк милек теркәл­мәгән булырга тиеш. Ә алар бездә өчәү. Ирем Уфага эшкә машина белән йөри. Үзем балаларны йөртер өчен руль артына утырдым. Безнең кебек ишле гаилә хуҗа­лыктагы йөк машинасыннан башка да дөнья көтә алмый. Ә бит бу акчалар барысы да балаларны йөрткән түгәрәк­ләр­гә, секция­ләргә түләү өчен ярдәм булыр иде, – ди Альбина.


Аллаһка шөкер, Хәйдәршиннар бала­ларының барысын да исән-имин үстереп, аякка бастырып килә. Кызлар һәм малайлар үзара тату, бер-берсенә терәк-таяныч, аларда туганлык хисләре нык көчле. Иманым камил, Альбина белән Венерның балалары тормышта яхшы кешеләр булачак, үз юл­ларын табачак. Алар, әти-әнилә­ре­нең йөрәк җылысын тоеп, мәхәб­бәтле гаи­ләдә канат ныгыта. Моннан да зуррак бә­хет була аламы соң?!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Балтач районы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас