+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 июнь 2022, 09:16

Их, мин дә кияүгә чыгар идем!

Ничек кияүгә чыгарга?

Их, мин дә кияүгә чыгар идем!Их, мин дә кияүгә чыгар идем!
Их, мин дә кияүгә чыгар идем!

Минем картәни кешедән беркайчан да кайчан кияүгә чыгачагы турында сорамаска куша иде. "Кайчан кияүгә чыгасың?" дигән сорау кайчан үләсең, дигәнгә тиң ул. Кеше, вакыты җиткәч, бер минут та артык яшәми. Кыз баланың да никах сәгате җиткәч, бер минут та әти-әнисе янында калмый", - ди иде. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Психологлар кияүгә чыгарга теләүче кызларга түбәндәгеләрне киңәш итә. Уены-чыны бергә, шуңа күрә күңелегезгә артык якын кабул итмәгез!

Җиңел генә! Көне-төне шуның турында уйлаудан туктарга гына кирәк. «Кара таплы мәчем – гомерлек сердәшем» ише сторисларны куймыйчарак торып, шул ук социаль челтәрдә кияүгә чыгарга әзерләүче язмалар, хәтта курслар табарга мөмкин, бу темага язучы авторлар коточкыч вә искиткеч күп анда.

Ә төшенкелеккә бирелгән кызларга халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итү комачауламас (ярдәм итәме-юкмы – анысын белмим, ә кәефне күтәрәчәк):
* Кемнең дә булса чәчен сагыз белән әвәләп утка ташласаң (сагыз кебек ябышсын, янәсе) – сиңа үлеп гашыйк булачак.
* Кемгә дә булса күгәрчен йомыркасы ашатсаң – сине өзелеп сөячәк.
* Сандугач кунып сайраган агач ботагы белән кемгә дә булса суксаң, ул кеше сине ярата башлаячак.
* Яраткан кешеңә, мунча тире җыеп, аны камырга кушып, берәр ризык пешереп ашатсаң – ул мәңгегә синеке булачак. (Ә күгәрчен йомыркасы да салып җибәрсәң, әхирәттә дә бергә булырсыз әле!).

Фото: grazdano4ka.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас