+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 июнь 2022, 06:29

Ирен кайтарырга теләп, балаларын газаплаган

Бала мәхәббәтен сөяркәгә киткән ир алыштыра аламы соң?..

Ирен кайтарырга теләп, балаларын газаплаганИрен кайтарырга теләп, балаларын газаплаган
Ирен кайтарырга теләп, балаларын газаплаган

Бер ир хатыны Светлананы да, ике баласын да яшь сөяркәгә алыштырган. Әлеге хәлдән соң хатын чыгырыннан чыккан һәм, балаларын кыйнавын видеокамерага төшереп, иренә җибәргән. Әлеге гаиләдә тәрбияләнгән малайда җитди йөрәк авыруы, әмма бу да хатынны туктатмаган.

Видеода хатын иренә дә мөрәҗәгать итә. "Синсез балалар менә ничек газаплана", - ди ул. Ничек тә ирен гаиләгә кайтарырга тырышкан хатын балаларны тәмам йончыткан.

Әгәр опека органнары видеоязманы күрмәсә, барысы да начар тәмамланыр иде. Сабыйларны инде балалар йортына алганнар, ә әтиләре аларны алырга уйламаган да.

Хәзер инде балаларның хәвефсезлеге өчен дәүләт җаваплы булачак. Әйе, аларны биредә кыйнамаслар да, яхшылап тәрбияләрләр дә. Әмма әни назын, әтинең яклавын бу алыштыра аламы соң? Әти дә, әни дә акылына килерләр, дигән өмет бар әле күңелдә...

Фото: taishet.bezformata.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас