+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 июнь 2022, 14:00

Беренче сыйныф – беренче очыш ул

Яңа гына мәктәпкә баручылар нәрсәләрне белергә тиеш?

Беренче сыйныф – беренче очыш улБеренче сыйныф – беренче очыш ул
Беренче сыйныф – беренче очыш ул
Май ае – чыгарылыш кичәләре вакыты. Студентлар – югары уку йорты, укучылар – мәктәп, кечкенәләр балалар бакчасы белән саубуллаша. Кайсы гына бәйрәмне алсаң да, аларның һәркайсы егет-кызлар, үсмерләр һәм бала күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырачак. Шул ук вакытта, бу – аларның тормышында икенче этапка күчү чоры да.
Бездә беренче сыйныфка баланы 6,5-8 яшьтә бирәләр. Ел ярым вакыт бала өчен күп ул. Әмма укырга керәчәк баланың яшеннән дә бигрәк, өлгергәнлегенә карарга кирәклеген билгели укытучылар. Баланың укырга барырга вакыты җиткәнлеген каян белергә соң?

Әзерлеген ничек ачыкларга?

Мәгариф учреждениеләре беренче сыйныф укучысының белемен тестлар һәм әңгәмәләр ярдәмендә ачыклый. Кайбер мәктәпләр сайтта баланың мәктәпкә әзерлеге критерийларын урнаштыра. Кирәкле белем һәм күнекмәләрне еш кына 4 төркемгә бүләләр: “Гомум үсеш”, “Логика һәм фикерләү”, “Уку һәм сөйләм”, “Математика”.
“Тирә-як мохит” юнәлешенә “Мин һәм минем гаиләм”, “Табигать”, “Вакыт һәм киң­лекләр”, “Һөнәрләр”, “Сәнгать һәм спорт”, “Хәвефсезлек кагыйдәре”, “Мотивация” буенча белем керә.
Балада логика һәм фикерләү үсешенә басым ясарга кирәк. Моның өчен логика белән бәйле булган күнегүләр эшләү нәти­җәле. Беренче сыйныфка укырга баручы гомум сорауларга җавап бирергә, ике рәсемдә бул­ган аерманы табарга, пред­метларның һәм башка объ­ектларның уртак билгеләрен аерып күрсәтергә һәм аларны төркемнәргә бүлергә (мәсәлән, кышкы һәм җәйге кием, тере һәм тере булмаган табигать һ.б.), закончалыклар табарга, логикага һәм пространстволы күзаллауларга гади һәм стандарт булмаган бурычларны хәл итәргә тиеш.
6-7 яшькә бала кечкенә текстларны (3-5 җөмләне) җиңел истә калдырырга һәм эчтәлеген сөйләргә, кыска җөмләләрне укырга һәм аларның мәгънәсен аңларга тиеш. Ә тагын мөстәкыйль рәвештә рәсемнәр буенча хикәяләр төзи һәм бирелгән тема буенча фикерләр белән уртаклаша белсен. Сорау, өндәү, раслау – мәктәпкәчә яшьтәге бала инто­нацияләрне аңлый һәм аларны белдерә белә. Шулай ук булачак беренче сыйныф укучысына әлифбаны белергә; хәрефләрне тартыклардан торган авазлардан аера алырга; кирәкле хәрефләрне башта, уртада, сүз ахырында табарга; бирелгән хәрефкә сүзләр сайларга; сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәнергә кирәк.
Беренче сыйныфка баланың математика турында беренче җитди күзаллаулары барлыкка килә. Ул 10га кадәр саный, беренче унлык саннарын чагыштыра, иң гади бурычларны санау һәм берәмлекләрне кушу белән хәл итә белә. Аның өчен формасы, озынлыгы, киңлеге, биеклеге буенча пирамидаларны чагыштыру кыен түгел. Әгәр бала югарыда әйтелгәннәргә 100 процентка туры килмәсә, бу аның беренче сыйныфка барырга әзер булмавын аңлатмый. Сезнең бурыч – мәктәпкәчә яшьтәге балага төп сәләтләрен үстерергә, үсәргә һәм яңасын үзләштерергә ярдәм итү. Сезнең кызыксынуыгыз һәм аның тормышында катнашуыгыз балага көчсез якларны ачарга, беренче сыйныфка әзерлекле һәм үз-үзенә ышанган булып килергә ярдәм итәчәк. Улыгыз-кызыгыз белән атнага 2-3 тапкыр шөгыльләнер өчен вакыт табыгыз.

Әлеге проблемаларга әзер булыгыз!

Беренче сыйныфта аеруча киң таралган проблемаларга тукталыйк:
* бала игътибарын бер генә нәрсәгә юнәлтә алмый һәм бер эштән икенчесенә сикерә;
* аны контрольдә тотарга кирәк, ул хәтта иң гади биремне дә мөстәкыйль үти алмый;
* сабыйга 45 минут хәрәкәтсез утыру авыр;
* балага уку ошамый, аны күбрәк китаплар һәм язу түгел, ә уенчыклар кызыксындыра.
Күп кенә ата-аналар, баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тырышып, аңа өй эшен эшләргә булышмый, ә башкарылган эшне генә тикшерә. Әмма һәр бала үзаллы хәтта гади генә биремне дә эшли алмый. Бала өйгә эшнең үз вазыйфасы икәнлеген аңласын өчен берничә ай кирәк булачак. Шуңа күрә беренче вакытта сезгә сабыйга дәресләре турында исенә төшерергә һәм аның янында булырга кирәк.
Укуның мәҗбүри атрибуты булып мәктәп кирәк-яраклары тора. Пенал, дәфтәр, ручка, бетергеч, папкаларны беренче сыйныф укучысы яңа уенчыклар кебек кабул итә. Шуңа күрә бу мәктәп кирәк-яракларына акчагызны кызганмагыз. Балага аларны сайлауда катнашырга рөхсәт итегез, алар укуга кызыксыну уята.

Бала мәгълүматны ничек үзләштерә?

Уку – ул төрле сизү әгъзаларының эшләве: ишетү, күрү, сизү, кайчак ис сизү.
Белем алуның 90 проценты кулларга бәйле. Бала нәрсәнедер бер генә тапкыр үз кулы белән эшләп караса, ул аны үзләштерә. Шуңа күрә, берни дә аңламаган кебек тоелса да, бала үз кулы белән эшләп карасын. Ә сез кирәк булганда ярдәм итәрсез. Тик инициативаны беренче хата белән үк үз кулыгызга алмагыз.
Укучы алган белемнең 70 проценты авызга бәйле, ягьни авыздан чыккан сүзләрнең 70 проценты хәтердә кала. Бала сезнең арттан кычкырып кабатласын, дәшми-тынмый гына тыңламасын. Төрле сораулар белән баланы дөрес фикергә китерегез, ләкин ахыргы дөрес җавапны ул үзе әйтсен.
Ишеткән сүзләрнең 20 процентын гына бала истә калдыра. Шуңа күрә аңа бер тапкыр гына аңлату җитми.
Бала күргәннең 30 процентын хәтерендә калдыра. Материалны аңлатыр өчен рәсемнәр ясагыз. Рәсемнәр кызык, оригиналь булырга тиеш, ул вакытта балада ассоциацияләр барлыкка киләчәк һәм ул материалны җиңел аңлаячак.

Режим җәен дә саклансын!

Шуны аңларга кирәк: укучы балага да, аның әти-әнисенә дә билгеле бер вакытта йокларга ятарга туры киләчәк.
Җәй бик тиз узачак, һәм сез аны яңа уку елына әзерлек планында никадәр дөресрәк төзесәгез, сезгә мәктәпкә бару шулкадәр җиңелрәк булачак.
Җәйге ялда балагызны киләчәктә аңа зыян китерми торган режимга күнектерергә тырышыгыз. Соң ятарга яисә төшкә кадәр йокларга мөмкинлек бирмәгез. Әгәр дә ул балалар бакчасына йөри икән һәм андагы режимга өйрәнгән икән, аны мәктәпкә кадәр сакларга тырышыгыз.

“Икеле” белән куркытмагыз!

Баланың барысын да белүен таләп итәргә кирәкми. Аны беркем белән дә чагыштырмагыз. Ул – уникаль, сез аны яратасыз, ул – иң яхшысы. “Икеле” белән куркытмагыз һәм бармак янап, баладан күнегүләр ясауны, китап укуны таләп итмәгез. Бу уку елы башланыр алдыннан беренче сыйныф укучысында укуга карата нәфрәт уятырга мөмкин.
Баланы язу хәрефләренә өйрәтмәгез. Ул китап хәрефләре белән язса, төрле сызыклар, түгәрәкләр ясый белсә – язуны тизрәк үзләштерәчәк. Көн саен 20-30 минут шулай шөгыльләнегез.
Балага күбрәк әкият һәм шигырьләр укыгыз. Укып чыкканнан соң сөйләгез. Баланың игътибарын, ишетү һәм күрү хәтерен үстерү өчен шулай ук сөйләм белән шөгыльләнергә кирәк. Бала көн вакыйгалары, үз тәэссоратлары турында күбрәк сөйләсен.
Бүлмәдәге һәм эш урынындагы тәртипне сакларга өйрәтегез.

Әти-әниләр өчен дә сынау

Баланың беренче сыйныфка баруы – әти-әнисе тормышында да зур вакыйга. Күңел баланың инде зур үсүен, ә үзебезнең олыгайганны кабул итми. Шуңа да үз-үзегезне кулда тотарга һәм балага һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булырга кирәк.
Самолет очышка кузгалганда да тәүдә үзеңнең хәвефсезлегеңне кайгыртырга, аннары гына баланы саклану чаралары белән тәэмин итәргә кушалар. Ә мәктәп тормышы башлану һәр гаилә өчен, чыннан да, яңа очышны хәтерләтә.

Сәхифәне Гөлия Гәрәева әзерләде.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас