+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
14 Июня 2022, 16:56

Матур гаиләләр - республика киләчәге

Чарада 160 гаилә катнашты.

Матур гаиләләр - республика киләчәгеМатур гаиләләр - республика киләчәге
Матур гаиләләр - республика киләчәге

2021 елда Башкортстан Ата-аналар һәм педагоглар ассоциациясе Башкортстан Башлыгының «Күпбалалы Башкортcтан - гаилә бәхете палитрасы» проекты белән грантлар конкурсында җиңүче булды.
Проект кысаларында ассоциация "Кадрда гаилә" конкурсын уздырды, анда Башкортстанның 40 шәһәр округыннан һәм муниципаль районнарыннан 160 гаилә үз гаиләләре турында видеороликлар тәкъдим итте.
Проектның иң зур вакыйгасы - 2022 елның 18 июнендә ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында 11:00 сәгатьтә узачак күп балалы гаиләләрнең Арт-Фестивале булачак.
Арт-Фестиваль ул:
- «Гаилә калейдоскобы» конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы;
- «Күпбалалы гаилә - милләт горурлыгы» фильмын тәкъдир итү һәм төп геройлар белән интервью;
- күпбалалы гаиләләрдән презентацияләр һәм бушлай мастер-класслар, «Гаилә һөнәре» иҗат эшләре күргәзмәсе;
- катнашучы гаиләләрдән иң тәмле милли ризыклар тату;
- фото- һәм видеозона,
- республиканың иң яхшы педагогларыннан ата-аналар өчен консультацияләр;
- балалар өчен анимация.
Арт-Фестивальнең махсус кунагы - Семян Семяныч Подсолнухов!
Чара 300дән артык катнашучыны берләштерәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас