+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 июнь 2022, 09:30

Ата-ана батырлыгы данлауга лаек

Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан “Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында”гы Законга үзгәрешләр кертелде.

– “Ата-ана батырлыгы” медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән кешеләр категориясе киңәйтелде, – дип хәбәр итте Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. – Аңа җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яисә инде тәрбияләгән ата-аналар, шулай ук опекуннар, попечительләр, шул исәптән тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм патронат тәрбиячеләр кертелде. Шулай итеп, барлык үзгәрешләрне исәпкә алып, бүләккә тәкъдим ителергә мөмкин булган дүрт категория гражданнар билгеләнә:

1) Башкортстан Республикасына дан китергән, кеше гомерен саклап калу, хезмәт вазыйфаларын башкарганда законлылыкны, хокук тәртибен һәм иминлекне саклау буенча каһарманлык күрсәткән, яки фәнни, иҗади, спорт яисә иҗтимагый әһәмиятле башка эшчәнлектә аерым казанышларга ирешкән балаларның ата-аналары, опекуннары, попечительләре;

2) өч һәм аннан күбрәк инвалид баланы уллыкка алучылар;

3) гаиләгә җиде һәм аннан күбрәк балигъ булмаган ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы тәрбиягә алган опекуннар, попечительләр (шул исәптән тәрбиягә бала алган ата-аналар, патронат тәрбиячеләр);

4) җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче (тәрбияләгән) ата-аналар. – Күпбалалы гаиләдә балаларны лаеклы тәрбияләү – ул зур хезмәт, бу хөрмәткә һәм бүләкләүгә лаек, – диде Константин Толкачев. – “Ата-аналар батырлыгы” медале Башкортстанда 2014 елда гамәлгә куелды. Ел саен безнең республикада әлеге югары бүләккә урындагы үзидарә органнары тәкъдиме белән ун гаилә лаек була.

Бу – сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып баручы, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче, җәмгыятьтә традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга үз үрнәкләре белән ярдәм итүче гаиләләр.

Ата-ана батырлыгы данлауга лаек
Ата-ана батырлыгы данлауга лаек
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас