+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 июнь 2022, 13:12

Алимент түләтәм, дип, фатирсыз калган...

Хатын балалары белән урамда калырмы?

Алимент түләтәм, дип, фатирсыз калган...
Алимент түләтәм, дип, фатирсыз калган...

Уфада суд приставлары ялгызы бала тәрбияләүче хатынның фатирын саткан.

Хатын уллары белән элекке иренең фатирында яшәгән. Әмма ир балаларга алимент акчасын түләмәгән. Бурыч 80 мең сумга җиткән. Алена суд приставларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин алар проблеманы башка төрле хәл иткән: аукционда гаилә яшәгән фатирны саткан.

Хәзер инде яңа хуҗа хатынны балалары белән өйдән куа. Приставлар сүзләренчә, биредә алар бала да теркәлгәнлеге турында белмәгән, ә гаиләнең башка торак урыны да бар, шуңа күрә килешү хупланган.

Зыян күрүче фатирны законсыз сатканнар дип саный. Балаларга яшәргә урын юк.

Хатын инде прокуратурага һәм судка мөрәҗәгать иткән. Хәзер ул җавап көтә.

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: