Беренче каналдагы “Голос” тапшыруы җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты, "Евровидение-2013" халыкара музыкаль конкурсы финалисты Динә Гарипова әни булды. Бу хакта “Татар информ” басмасы яза.
Билгеле җырчының 19 июньдә 3220 граммлы һәм 51 сантиметрлы улы туган. Шатлыклы хәбәр Яшел Үзән районы хакимиятенең рәсми телеграм-каналында да басылган.
“19.06.2002 көнне безнең улыбыз туды. Үзебезне яхшы хис итәбез. Барыгызга да изге теләкләр өчен рәхмәт”, – дип язган җырчы.
Билгеле булуынча, Динә 2015 елның җәендә кияүгә чыккан иде. Иҗатын сөючеләргә ул үзенең бәби көтүе турында агымдагы елның февралендә хәбәр итте.
Яңа туган сабыйга һәм аның әнисенә сәламәтлек, куанычлы мизгелләр телибез!
Фото: deti.mail.ru