+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 июль 2022, 14:00

"Иремнең хыянәтен белгәч, мин дә аңа үч иттем"

Гаиләне ничек саклап калырга? Әллә инде сакларга кирәкмиме?

"Иремнең хыянәтен белгәч, мин дә аңа үч иттем"
"Иремнең хыянәтен белгәч, мин дә аңа үч иттем"

Ирем белән гаилә тормышыбыз шактый. Аны балачактан беләм, ул - минем апамның сыйныфташы. 15 яшьтә үк аңа гашыйк булдым, хәзер миңа - 26. Мәхәббәтебезне бер-беребезгә аңлаткач, аерылмас булдык. Өйләнешеп, бергә яши башладык. Улыбызга инде 4 яшь. Әмма аның характеры бик катлаулы. Аз гына ачуланышсак та аерылышу белән яный. Соңгы ярты елда гына өч тапкыр бездән чыгып китеп, кире кайтты. Бала белән аралашмый диярлек, бөтен кызыксынуы - балык тоту, алкоголь һәм компьютер уеннары.
Миңа аны югалту бик куркыныч иде. Хәтта хыянәт итүе турында да шикләр булгач, моңа күземне йомдым. Бер көнне минем дә түземлегем бетте һәм аңа барлык ачуымны әйттем. Соңгы тамчы иде ул, ачуланышканнан соң, мине дә, баланы да күралмыйм, барысын да тәмамларга вакыт, диде, ләкин аннары тезләнеп гафу үтенде һәм бездән башка тормышны күз алдына да китермәвен әйтте.
Бу ызгыштан соң мин безнең киләчәк булмавын аңладым һәм үземә ошаган ир-егет белән аралаша башладым, хисләр барлыкка килде. Иремнең хыянәте турында белгәч, мин дә шул адымны ясадым. Берничә ай эчендә бу ир минем өчен соңгы 4 елда иремнән күрмәгән ярдәмне күрсәтте.
Иремә хыянәтем турында әйткәч, аерылышачакбыз, дип уйлаган идем, ләкин ул кинәт барысын да аңлады һәм үзгәрде. Хәзер миңа да, балага да бик яхшы мөнәсәбәттә. Тик мин генә хәзер инде шикләнәм. Бер яктан гаилә, ирем, улым һәм хыянәт, аның кул күтәрүләре, ызгыш-талаш турында хатирәләр, әмма якты киләчәк булырына да ишарә бар.
Икенче яктан да - өр-яңа хисләр, миңа хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт.
Ләкин бу соңгы 10 елда яшәгән дөньяны җимерү дигән сүз. Яңаны төзергә кирәк икәнен, искесе эзсез үтмәячәген дә беләм. Шул ук вакытта иремнән башка үз тормышымны күз алдына китерергә дә куркам, ул да үзгәргән кебек. Аерылышу өчен гариза тапшырылган инде. Ул июль урталарына планлаштырылган. Мин дөрес эшлимме икән?" - дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын.

Фото: psyfiles.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: