

8 июльдә Башкортстанда бәйрәм үзәге Бөредә булачак. «Петр һәм Феврония канаты астында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән матур гаилә фестивале Октябрь мәйданында, Свято-Троицкий кафедраль соборы янында узачак.
Бәйрәмнең бай программасы төрле күңел ачуга нигезләнгән. Анда бөтен гаилә катнаша алачак - һәркем үзенә шөгыль табачак. Бөрегә Уфадан туристик автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак.
15.00 сәгатьтә мәйдан территориясендә халык күңел ачулары башлана. Кунаклар күргәзмә һәм уен мәйданчыкларында, “Халыклар кухнясы” гастрономия фестивалендә, иҗади мастер-классларда катнаша, урыс, башкорт, татар һәм мари халыкларының этнозоналары белән таныша, коляскалар парадын карый алачак.
17.00 сәгатьтә концерт программасы башлана. Зур гаилә бәйрәме сәхнәсендә дәүләт бүләкләре - "Материнская слава" һәм "Родительская доблесть" медальләре тапшырылачак. Моннан тыш, парларны «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләячәкләр. Бу көнне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында гаилә парларына тапшырылачак.
Фестивальдә Башкортстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең кунаклары - Виктор Рыбин һәм Наталья Сенчукова булачак.