+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 июль 2022, 14:28

"Ирем инвалидка әверелгәч, аны күралмый башладым"

"21 ел яшәгән иремне ничек ташлап чыгып китәргә?"

"Ирем инвалидка әверелгәч, аны күралмый башладым"
"Ирем инвалидка әверелгәч, аны күралмый башладым"

"Ирем дүрт ел элек авыр инсульт кичерде, 1 группа инвалиды булды. Мин аны тергезү өчен бөтен көчемне куйдым. Әлеге хәлгә кадәр без аның белән бер-беребезне бик ярата идек һәм 21 ел бәхетле никахта яшәдек. Хәзер мәхәббәт минем тарафтан китте. Ләкин миннән башка аның беркеме дә юк, ә мин - яшь һәм чибәр хатын һәм яңа мөнәсәбәтләр төзергә, читтә кемнедер эзләмәскә, ә яңа гаилә булдырырга телим. Ләкин ирем белән нишләргә соң, аны кая куярга?
Ул үзе генә яши алмый, ул сөйләшми диярлек, яза да, үзе ашый да алмый. Ярый әле үз йомышлары белән тышка чыга ала. Әнисе һәм туганнары аннан баш тартты, инсульттан соң бер тапкыр да килмәделәр. Унсигез яшьлек кызым безнең белән яшәргә теләми. Элек әти кызы иде ул, әтисе аны бик ярата иде.
Өстәвенә, ирем гаиләдә барысы да үзгәргәнлекне бөтенләй аңламый һәм кабул итми. Аны элеккеге кебек үк яратуларын таләп итә, үзен гаиләдә һаман баш итеп саный һәм барысын да үзенә буйсындырырга тырыша. Ул мине бик каты ярсыта, эштән соң өйгә кайтасы да килми. Мин ниндидер коточкыч гаделсезлек тоткыны кебек.
Мин аның белән яшәргә теләмим, ә миңа шулай яшәргә туры килә. Кайвакыт тагын бер-ике елдан акылдан язачакмын кебек. Кызым әйтүенчә, ул минем ирем булгач, мин аны тәрбияләргә тиеш. Ә ул аның кызы гына, шуңа да аны карарга тиеш түгел. Әни дә миңа да шулай ук гаиләмне җимерергә тиеш түгеллегемне, башка бәхетемне төзү турында уйларга да тиеш түгеллегемне әйтә. Миңа бик авыр", - дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын.

Фото: mobillegends.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: