+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
6 июль 2022, 10:38

Йөкле хатын ире кулыннан чак ычкына алган

Хатын иреннән китәргә булган.

Йөкле хатын ире кулыннан чак ычкына алганЙөкле хатын ире кулыннан чак ычкына алган
Йөкле хатын ире кулыннан чак ычкына алган

Белорет районында полициягә Точисский урамында сугышулары турында хәбәр белән хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Конфликтта катнашучылар - ир һәм хатын.

21 яшьлек хатын һәм 37 яшьлек ирнең гаилә тормышында җәнҗаллар еш булган. Шуңа күрә хатын, авырлы булуга карамастан, иреннән китәргә була.

Ир-ат мондый карар белән килешә алмаган һәм хатынын үзенә төзәлергә мөмкинлек бирү үтенече белән эзәрлекләгән. Чираттагы сөйләшү урамда узган.
Әйләнә-тирәдәгеләр киткәч, ир-ат хатынының битенә берничә тапкыр суккан.

Килгән полиция хезмәткәрләре кызның йөзендә кан күргән. Зыян күрүче сүзләренә караганда, ире, ул кире кайтмаса, аны үтерү белән янаган. Ир-атны тоткарлыйлар, ә зыян күрүчене дәваханәгә җибәргәннәр.

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас