

Уртак балалары булган ир белән Луиза берничә тапкыр кавышып аерылышкан. Хәзер хатын аның белән бөтенләй аралашырга теләми, чөнки тавыш-гаугадан арыган.
Луиза белән Азамат инде 2 ай аралашмый, шул ук вакытта ир хатынны тынычлыкта калдырмый. Ир үзен гаилә бергә булырга тиеш дип саный, чөнки аларның балалары уртак.
Луиза сүзләренә караганда, аның элекке ире көн саен диярлек килә, яный, өйдәге җиһазларны вата-җимерә, хатынның туганнарын рәнҗетә.
Луизаның әти-әнисе сүзләренчә ир элек тә гаиләгә пычак белән янаган булган. Азамат үзе бу гамәлләрен улын күрү теләге белән дәлилли.
Луиза һәм аның туганнары полициягә берничә тапкыр барган. Ләкин анда бу хәлгә карата катгый чаралар күрелмәгән. Адвокатлар хатынга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Фото: ВКонтакте