+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 июль 2022, 06:42

60тан соң да мәхәббәт бар ул!

13 яшьтә дә кияү табыла.

60тан соң да мәхәббәт бар ул!60тан соң да мәхәббәт бар ул!
60тан соң да мәхәббәт бар ул!

Бүген - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Республика Русия төбәкләре арасында яшьләр күп булуы белән аерыла. Бездә гаиләле кешеләр күпме соң? Аларга ничә яшь?

2021 елда Башкортстанда рәсми рәвештә 23 036 пар никахлашкан. Бу саннан кияүләрнең 28 проценты һәм кәләшләрнең 30 проценты яңадан никахка керде.

Нигездә, республика халкы 20-34 яшьтә үз мөнәсәбәтләрен законлаштыра. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төбәктә кызлар ир-атлардан сизелерлек иртәрәк никахка керә. Гадәттә, егетләр - 25-29 яшькә кадәр, ә кызлар 20-24 яшьтә кияүгә чыга. Шунысы игътибарга лаек, узган ел 118 кызга һәм 13 егеткә өйләнешкән вакытка 18 яшь тулмаган әле.

2021 ел нәтиҗәләреннән чыгып, Башстат белгечләре хатын-кызлар өчен беренче никахка керүнең уртача яше 26,5 яшь тәшкил итүен, шул ук вакытта ир-атлар өчен - 28,8 яшь булуын ачыклаган. Сүз уңаеннан, узган ел пенсия яшендәге кешеләр арасында күпсанлы никахлашулар булды. 722 ир-ат һәм 462 хатын-кыз, 60 яшьтән өлкәнрәк булуга карамастан, гаилә корган.

Законлы никахта торучыларның узган елда 32 482 баласы туган (16 591 малай һәм 15 891 кыз), бу 2021 елның гомум санының 82,4 процентын тәшкил итә. Никахтан тыш дөньяга 6 943 бала туган.

Сүз уңаеннан, бүген Башкортстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 300дән артык гаилә барлыкка киләчәк.

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас