+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 Июля 2022, 13:32

30 баласын да бертигез ярата ул!

"Әти даны" иҗтимагый бүләгенә Аис Маликов лаек дип табылды.

30 баласын да бертигез ярата ул!30 баласын да бертигез ярата ул!
30 баласын да бертигез ярата ул!

"Әти даны" иҗтимагый бүләгенә республиканың өченче конкурсына номинант Краснокама районыннан Маликов Аис Нәзиф улы булды. Ул эшләми, хатыны белән 30 бала тәрбияләү белән шөгыльләнә, аларның өчесе - үзләренеке, бишесе - уллыкка, калганнары - тәрбиягә алынган.

5 бала балалар бакчасына йөри, 19 бала мәктәптә укый, үзләренең балалары инде өлкәннәр, үз хуҗалыклары белән яши, ике бала - студент, берсе - инвалид, өй тәрбиясендә. Хатыны "Любимый" җәмгыяте директоры булып эшли (азык-төлек, сәнәгать товарлары белән сәүдә итә).

Безнең герой 1966 елда Саузбаш авылында туган, урындагы мәктәптә 4нче сыйныфка кадәр укыган. 80нче елларда хуҗалыкны су басу куркынычы сәбәпле, Маликовлар гаиләсе Нефтекамага күченгән. Анда Аис Нәзиф улы мәктәп тәмамлаган һәм СПТУга укырга кергән. Укуны тәмамлаганнан соң СССР Кораллы Көчләре сафларына чакырыла.

2009 елдан Саүзбаш авыл Советы территориясендә хатыны Дербенева Гөлсирин Фәйзулла кызы белән бергә яшиләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас