90нчы елларда мәктәптә “Этика и психология семейной жизни” (“Этика һәм гаилә тормышы психологиясе”) предметы буенча дәресләр үтә иде. Аларның файдасы булды микән, белмим. Андый фән хәзер укытылмый. Әниләрне гаилә тормышына бөтенләй башка төрле әзерләргә кирәктер, бәлки. Мәктәптә генә ничек яхшы әти яисә әйбәт әни булырга өйрәтеп булмыйдыр. Үз гаиләсендә, әти-әнисенең яхшы үрнәгендә тәрбияләнеп үсмәсә, яшьләр гаилә тормышына бөтенләй әзер булмый диярлек. Якты хыяллар, матур идеаллар җимерелеп, гаилә тормышына аяк басулары бик авыр, читен булып тоелырга мөмкин. Монда инде бер-береңә булган сөю, мәхәббәт хисләре сынала, яшь гаилә тормышының нигез ташлары салына.
Бигрәк тә әниләр өчен гаилә үзе үк эш урыны кебек. Яшь ананың йокысы бик сизгер: ул төннәрен әллә ничә тапкыр уянып, сабыен карый, ашата, кирәк булса, астын алыштыра, тагын әллә ниләр эшли... Ярый ла баласы авырмаса, яхшы йокласа. Ире иртән торып эшкә китәргә тиеш, шулай да ул төнлә уянып, кәләшенә азрак ярдәм итә ала. Ирләрнең дә төрлесе бар, аларны да гел гаепләп булмый. Эштән бик арып кайтып йоклаган чаклары була. Андый хәлләр баштан үткән инде. Монда инде мәхәббәт хисләрен сүрелтмичә, бер-береңә карата игътибарлы булу, бер-береңне ихтирам итү кебек матур сыйфатларның гаилә тормышында өстенлек итүе – матур күренеш. Яратам, дип кенә әйтү җитми, бер-берегезне ихтирам итегез, бер-берегезгә юл куегыз, яшь әти-әниләр!
Бала үсә төшә мәшәкатьләр арта гына бара. Ул хәзер бишектә, я коляскада тыныч кына ята алмый: әйләнә-тулгана, кулларын чыгарып, нидер эшләргә тели, үзенең барлыгын ныграк күрсәтә. Әнинең күңеле бер дә тыныч түгел: сабый егылып төшәргә мөмкин булган бөтен урыннарга йомшак булсын өчен мендәр, ястык кебек нәрсәләр тезеп чыга.
Әнә бала тәүге адымнарын ясый. Әти-әнисе, кулларын җәеп, икесе ике яктан аны тотып калырга әзер тора. Якын кешеләр арасындагы кыска гына юлны үтә сабый. Бу вакытта алар аны әнә егыла, менә егыла, дип күзәтә. Әнә очар кошка охшап, әнисе аңа кулларын-канатларын җәя. Ул аны секунд эчендә тотып алырга әзер. Тыштан гына тыныч күренәдер, әтисе дә, әнә, бөркет кебек...
Бу вакытта алардан да бәхетлерәк кеше юктыр җир йөзендә.
Илшат Нәҗмиев.
Куергазы районы,
Шәбагыш авылы.