

Аның кызы Ксения белән кияве Максим Шевченко гаиләсендә кыз бала туган.
Роза ханым, "ВКонтакте" сәхифәсендә исем куштыру йоласын үтәгәндә төшкән фотоларын урнаштырып: «Ксения искиткеч әни булачак. Мин рәсми рәвештә әби булдым. Яраткан балаларыма хәзинәбез өчен рәхмәт», – дип язган.
Яңа туган балага Щелково шәһәренең Равил мәчетендә "Мирослава" дип исем куштырганнар.
«Бүген безнең гаиләдә зур бәйрәм. Оныгым исем кушу йоласын узды. Ата-бабаларыбызның яклавы астында бәхетле һәм сәламәт булып үссен», – дип язга Роза Рәиф кызы.
«Теленеделя» журналындагы әңгәмәсендә Роза Сябитова оныгының ике исемле булачагын әйткән. Аның сүзләренчә, Мирослава – православ исеме. «Киявебез православие динендә. Ләкин без – татарлар, мөселман динен тотабыз. Балага мөселманча исем кушачакбыз. Оныгымның ике исеме булачак. Ул ике сүздән тора, беренче өлеше татарча «чәчәк» дигәнне аңлата», – дип сөйләгән ул.
Катлаулы гына башлана сабыйның гомер юлы, алдагысы җиңел һәм матур булсын иде!