+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 август 2022, 11:30

Эшләүче яшь әни ничек ял итәргә хокуклы?

Яшь әни бала карау һәм эш буенча ялны берләштерергә теләсә, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

Эшләүче  яшь әни ничек ял итәргә хокуклы?
Эшләүче яшь әни ничек ял итәргә хокуклы?

1. Баланы карау буенча айлык пособие страховкаланган кешеләргә (әниләргә, әтигә яисә башка туганнарга, бала опекуннарына) түләнә, алар фактта баланы карый һәм ул 1,5 яшькә җиткәнче декрет ялында тора.

2. Баланы карау ялында булган вакытта тулы булмаган эш вакыты яисә өйдә эшләргә мөмкин. Бу очракта бала карау буенча пособиене бер үк вакытта бала карау һәм хезмәт хакын, асылда, бала караучының туганы яисә опекун алырга мөмкин.

3. Тулы булмаган эш вакытына чыгу турында карар кабул итеп, эш бирүче белән эш сменасының дәвамлылыгын, атнага эш көннәре саны турында килешергә кирәк.

4. Яшь әни командировкадан, гадәттән тыш һәм төнге эштән, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләүдән баш тартырга хокуклы.

5. Баланы карау ялын тулысынча да, өлешләп тә файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, мондый ялга китәргә, аннары аны бүлеп, эшкә тулы көнгә кайтырга, ә аннары яңадан бала карау буенча ял рәсмиләштерергә мөмкин. Ялны шул рәвешле чикләнмәгән күләмдә бүләргә мөмкин.

Эшкә урнашу мәсьәләсе килеп туганда Башкортстанда яшәүчеләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Уфа шәһәре, Большая Гражданская урамы, 24.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 277-87-18.
«Кайнар линия» телефоны 8 (347) 277-87-02 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).
Тг-канал [url=https://t.me/trudRB]https://t.me/trudRB[/url]
e-mail: gitrbpost@gmail.com.
онлайнинспекция.рф

Фото: sferijiznivm.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: