+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
12 август 2022, 04:14

“Пар аккошлар төшәр әле Без тергезгән күлгә дә!”

Чит төбәктән туган ягына күченеп кайткан Сәхиповлар тиз арада райондаш арасында зур абруй казанды.

“Пар аккошлар төшәр әле Без тергезгән күлгә дә!”“Пар аккошлар төшәр әле Без тергезгән күлгә дә!”
“Пар аккошлар төшәр әле Без тергезгән күлгә дә!”
Кеше дөньяга килгәнче үк аның язмышы билгеле була, диләр. Чыннан да, ныклап уйлап карасаң, соңгы 3-4 елда гына да безнең белән ниләр генә булмады! Һәм безгә моны әле 5 ел элек әйткән булсалар, ышанмас та идек. Еш кына нәрсәдер планлаштырабыз да, бөтенләй башкача гамәлләр кылабыз. Әмма, уйлап карасаң, һәр эшебезнең ахыры барыбер хәерле була.

Әйе тормышыбыз көтел­мәгән сынаулардан, шатлыклардан, очраклардан тора. Без һәрвакыт ниндидер яңалыкка озак өйрәнәбез, аны кабул итүдән тартынабыз. Менә шушы вакытларда яныңда сине аңлаучы, хөрмәт итүче гаиләң булса, чыннан да, күпкә җиңел. Хәтта бәхетне кичерешер өчен дә терәк булырдай тормыш юлдашы кирәк бит.
“Балтач районына яшь гаилә кайткан. Үзләре бик уңган, булган. Яшелчә бакчалары да бар, кибет тә ачканнар”, — дигән хәбәрләрне берничә тапкыр ишетергә туры килде. Һәм бу гаилә белән танышу теләге көннән-көн арта барды. Һәм менә, ниһаять, шушы көн килеп җитте.
— Мин Борайда туып-үстем. 1986 елда әти белән әнинең өлкән кызы булып дөньяга килгәнмен. Тагын сеңлем бар. Әти — гомер буе полициядә, әни икътисадчы булып эшләде. Мәктәп тәмам­лагач, Бөре педагогия ака­демиясенә укырга кердем, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен алдым, — дип сүз башлады хуҗабикә Лиана.
Бөре шәһәре Лианага һөнәр биреп кенә калмый, ә булачак тормыш юлдашы белән дә таныштыра. Укыган елларында ул Балтач райо­нының Көндәшле авылында туып-үскән Илдар Сәхипов белән таныша. 2007 елда бу матур, мәхәббәтле пар язмышларын бергә бәйли. Тиздән яшь гаиләне тулыландырып Әминә исемле кыз дөньяга аваз сала. Ә соңрак Мәдинә белән Мәрьям дә туа.
Яшь чакта күзгә күренмәгән ниндидер үрләрне яулыйсы, үзеңне төрле өлкәдә сынап карыйсы килә. Аеруча бик актив, яшәү дәрте ташып торган Илдар шундый башлангычлар белән яна. Һәм озак та үтми, яшь гаилә, Иске Балтач авылында төзеп чыккан йортларын сатып, Татарстанның Биектау поселогына яшәргә күчә.
— Илдарга яхшы гына эш урыны тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, чыгып киткәндә барлык плюсларын да, минусларын да уйладык, уртага салып сөйләштек. Әмма алда көтел­гән яңа тормыш безне бик ымсындырды. Илдар бик кызыксынучан кеше бит. Ул үзенең идеяләре белән мине дә һәр­вакыт канатландырып тора. Аның күзләрендә очкыннар чәчрәп торуын, аның шулай үзен сынап карарга уйлавын күргәч, мин дә ризалыштым, — ди Лиана.
Бу вакытта кече кызлары Мәрьямгә 3 кенә ай була. Казан буенда гына урнашкан, бер таныш кеше дә булмаган урында яшь гаилә сынатмый. Бик тиз арада дуслар таба, шунда ук икенче өй төзеп тә керә.
— Илдарның эше әйбәт иде. Аны бер шәхси фирмага башкаручы директор итеп чакырганнар иде. Бераздан мин дә урындагы балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Шулай 7 ел үтеп тә китте. Әмма минем Илдар бер урында гына тора торган кешеме соң инде?! Мин болай кеше кул астында эшлисем килми, үз эшемне ачар идем, дип сүз кузгата башлады, — ди хатыны.
Чыннан да, чит илдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, ди халык. Гаилә башлыгы туган Башкортстанга кайтып, үз эшен ачу теләге белән көннән-көн ныграк яна башлый.
— Ир кешегә ышанырга һәм аңа таянырга кирәк. Шулай булса, ул үзенең ниндидер эшне башкарып чыгарына шикләнми. Һәм, әлбәттә, аның өчен һәрвакыт ышанычлы тыл булу кирәк, — ди бүген дин юлыннан атлаучы мөслимә.
Шулай күп тә үтми, Сә­хиповлар, Биектаудагы йортларын сатып, Балтачка кайтып китә. Әле Балтачка кире кайтырга уйлаганчы ук гаилә Иске Балтач авылында җир участогы алып куйган булган. Бүген инде 1983 елда туган гаилә башлыгы үз гомерендә өченче йорт төзү белән мәшгуль.
Илдар Көндәшлегә кайта да 30 гектар җир сатып ала. Аның 3 гектарына сарымсак утырта, калганына иген чәчә. Шулай ук ирнең картәтисеннән калган йорт бакчасына бакча һәм кура җиләге утырта алар. Бүген 4 мең төп бакча җиләкләре бар. Көзгә бу санны тагын 4 меңгә арттырырга ниятлиләр. 500 төп кура җиләге бар, аны да 2 меңгә җит­керергә телиләр.
— Әлбәттә, бу кадәр эшне үзебез генә башкарып чыга алмас идек. Ярый балалар үсте әле, дип көләбез инде. Туганнар, әти-әниләр дә бик ярдәм итә, — ди ул.
Сәхиповларның бакча тутырып җиләк утыртуы турындагы хәбәр тиз арада тарала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Лиана сүзләренчә, алар җиләкләрне сатар өчен бер кибет белән дә килешү тө­земәгән. Кеше үзе белеп, өйләреннән килеп ала. Беренче 100 килограмм уңышны сатып бетергән инде алар, әлеге вакытта икенчегә җиләк җыю белән мәшгульләр. Хәзер инде сарымсак уңышын эшкәр­тәләр.
— Җирдә эшләгән кеше аның никадәр тырышлык таләп итүен яхшы белә. Шул ук вакытта, бу эш тынычландыра да. Ә менә җиләк үстерү үзе күңелгә рәхәтлек өсти. Мин урамнан җиләкне чиләге белән күтәреп киткәндә кеше­ләр, туктатып: “Бу чын җиләк­ме? Шулай тиз өлгердеме?” — дип сорый иде. Рәхәт, чыннан да, үз эшеңнең нәтиҗәсен шулай күрү — бик рәхәт.
Ни өчен сарымсак утыртканны да әйтәм. Берзаман Интернетта шәһәрдән авылга кайтып, җир алып, сарымсак үстерә башлаган ир турында күреп калдык. Ул да шундый кечкенә җирдән башлаган. Хәзер инде бик зур мәйданда сарымсак үстерә. Шуны күргәч, ике дә уйламыйча Татарстанның Зәй районына юл тоттык. Бүген без дә аннан алган сарымсакларны үс­терәбез, — ди ул.
Гаиләдә берсеннән-берсе чибәр өч кыз үсә. Алар мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгәшеп калмый, спорт белән шөгыльләнергә дә, әти-әнисенә ярдәм итәргә дә өлгерә. Әйткәндәй, Сәхипов­ларны дин юлына да өлкән кызлары бастырган. Әминә бәләкәй чагында бик нык елаган булган. Яшь әти белән әни аны төрле табибларга йөртеп тә карый, әмма баланың ни өчен елаганын табиблар ачыклый алмый. Сабыйның болай өзгәләнүен күргәч, Илдар белән Лиана баланы өшкертеп карарга була. Дога ишеткән саен бала тынычлана. Тәүдә баланы картәтисе өшкерсә, соңрак Илдар үзе дә кызына догалар укырга өйрәнә. Менә шулай тәүдә — гаилә башлыгы, аннары Лиана үзе дә дин юлына кереп китәләр.
— Былтыр җәй авылга күченеп кайттык. Көзен шушы бакча эшләре белән вакыт узды. Кыш — эш юк. Мин озак кына уйлаганнан соң үземә мөселман киемнәре сата торган кибер ачарга булдым. Безнең районда мондый кибет юк иде әле. Бүген инде никах өчен кәләшләрне дә әзерлим. Мөселманча яулык бәйләү, бизәндерү кебек эшләр белән шөгыльләнәм. Илдар да эшсез торалмый бит инде. Кышын район үзәгендә урнашкан Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә тренер булып урнашты. Ул — арм-спорт буенча Башкортстан һәм Татарстан чемпионы, — ди уңган хуҗабикә.
Лиана сүзләренчә, район башлыгы Илгиз Субушев ярдәм итмәсә, тиз арада мондый уңышларга ирешә алмас иде гаилә. Әле Балтачка кайтканчы ук алар район башлыгы янына килеп, биредә шундый эшләр җәелдерергә теләвен әйтә. Илгиз Әхвәс улы аларны шатланып кабул итә һәм яшь эшкуарга ярдәм итәчәгенә ышандыра.
— Илдарның киләчәккә планнары бик зур, ә мин һәрвакыт аның яклы. Шулай булгач, алга куелган планнарыбыз Аллаһ ярдәме белән тормышка ашар, дип өмет­ләнәбез. Илдарның бер сүзе бар: “Кешеләр авыл бетә, дип кабатларга ярата. Менә шул авыл бетмәсен өчен алар нәрсәдер эшлиме соң?” — ди. Тәү чиратта шуны алга куеп авылга кайтты ул. Авылларда эш юк. Киләчәктә авылдашлар белән бергәләп шушы бакчачылыкны үсте­рергә иде, — ди Лиана.
Бер ел эчендә Сәхипов­лар, чыннан да, авылдашларына да, тирә-яктагыларга да үрнәкле гаилә булуын исбат иткән. Элек авылда Кыртлай күле булган. Урындагы халык бирегә чәйгә су алырга йөргән. Күпләр аны “Чәй суы” дип тә атый. Күл, озак вакыт каралмаганлыктан, тирә-ягын чүп басып, кипкән булган. Көндәшлегә кайткач, Сәхи­повлар шул күлне яңадан чокыта. Язын инде бу урын янә су белән тула. Хәзер урындагы халык бирегә, элеккечә, суга килә.
— Заманында Көндәшле бик зур авыл булган. Хәзер инде күпләр чит төбәкләрдә яши. Быел, балачагы шушы Кыртлай күле янында үткән­нәр кайтып, шул күл буена төште. Балачагын, яшьлеген искә алучылардан бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Чыннан да, күңел өчен сатып алып булмый торган, үзең генә аңлый торган гүзәллек, ниндидер хисләр бар бит ул. Менә шушы кичерешләрне без башкаларга бүләк итә алубыз белән дә бәхетле, — ди ул.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Ә мин, үземнән өстәп, шуны әйтер идем: ир җитмеш төрле һөнәргә ия икән, хатын аны сиксәнгә җиткерә ала. Чыннан да, әле яшь кенә булуларына карамастан, Сәхиповлар бүген ышанычлы адымнар белән алга атлый. Һәм монда аларның тырышлыгыннан, уңганлыгыннан да бигрәк, бер-берсенә булган ышанычын билгелисе килә. Чыннан да, Илдар белән Лиана бер-берсенә үрелеп үскән ике агачны хәтерләтә. Алар үзләре генә булганда да көчле, ә менә янәшә булгач, бер авырлык та куркытмый аларны. Киләчәкләре дә шундый ныклы булсын!

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас