Әтиебез турында бер туктамый сөйләр идем мин. Ул заманы өчен зур шәхес иде. Әниебез өчен һәрвакыт ышанычлы терәк булса, балалары өчен тәрбия үрнәге булган, акыллы киңәш бирүче һәм бер үк вакытта таләпчән әти иде. Әтиебезнең хезмәте, җитәкче буларак башкарган гамәлләре турында дистәләрчә язма дөнья күрде. Кыйгы районында әтиебезнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән мемориаль тактаташ куелган. Якын һәм кадерле кешебез якты дөньяны иртәрәк — 77 яшендә ташлап китте. Ел саен аның туган көнендә җыелышып, әти исән чактагы вакыйгаларны барлап, юксынып искә алабыз. Әтиебез турындагы матур хатирәләрне балаларыбызга, оныкларыбызга сөйлибез.
Нинди көчле рухлы кеше иде ул! Безгә — балаларына һәм оныкларына — тик якты истәлекләр калдырды.
Мин әтиемне 4-5 яшьтән хәтерлим. Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында яши идек. Матур җәйге кичтә әти эштән кайтып кереп, күтәреп алды да, миңа елмаеп карап: “Тәртипме?” — дип сорады. Дәшми генә ни дип җавап бирүемне бераз көтеп, миңа карап торды да, идәнгә бастырып, аркамнан сөеп куйды.
“Тәртипме?” — “Тәртип!” Гади генә шушы сүзләр безнең гаиләдәге иминлекне, йортыбыздагы тынычлыкны һәм һәркайсыбызның кәеф-гамәлен аңлатучы серле бер сүз иде. “Тәртип” — ул бик кыска һәм гади генә сүз, ә инде мәгънәсе бик зур. Үзе дә: “Бу сүз тыйнак һәм акыллы булуны, чисталык һәм пөхтәлекне, дус-тату, ихтирамлы һәм игътибарлы, дөрес сүзле, кешеләргә карата игътибарлы булуны аңлата”, — ди иде. Әйе, аныңча кеше барлык яклап та яхшы сыйфатларга гына ия булырга тиеш. Башкалар сиңа карап сокланырлык һәм үрнәк алырлык булсын. Менә шул була инде ул “тәртип”.
Безнең барыбызның да гаиләләребездә әлеге тылсымлы сүз бүген дә түрдә, һәр очракта урынлы кулланыла.
Әти безгә беркайчан да кычкырып дәшмәде. Күзгә карап, кирәк чакта тәнкыйтьләп аңлатыр иде. Нәрсәнедер дөрес яисә ахырына кадәр эшләмәсәк, бик оят була иде аның алдында.
...Бер көнне шулай мәктәпкә икенче сменага укырга барырга җыенып йөргәндә әти төшке ашка кайтып керде. Портфелемне күтәреп карады да: “Бигрәк авыр бит, карыйм әле, нәрсәләр салдың анда?”, — дип, аны өстәлгә бушатты. Миңа чак кына елмайган булып: “Ә хәзер, кызым, мәктәпкә кирәклеләрен генә сал, калганнарын менә шушы тартмага тутыр. Артык әйберләрең дәрестә синең игътибарыңны алмасын, — дип, миңа буш тартма сузды. Аннары тагын елмаеп алды да: — Әйе, кызым, күзеңнән күрәм, укырга барырга соңга калам, дип ашыгып борчыласың. Ни йөзем белән соңлап дәрескә керәм, дип уйлыйсыңдыр. Бер дә борчылма. Сыйныфка кергәч, башта соңга калуың өчен гафу сорарсың. Аннары инде сәбәбен әйтерсең, башка кабатланмас дип сүз бирерсең”.
Әтине без көннәр, атналар буе күрмәгән чаклар да булды. Иртән без уянганчы эшкә китә, кичтән соң кайта. Без инде ул чакта тәмле төшләр дөньясында булабыз.
Әтиебез хуҗалыкта белгечләр фикеренә колак салса да, барысын да үз күзе белән күреп эш итәргә өйрәнгән иде. Көн саен иртәнге нарядка кадәр хуҗалыкның һәр тармагында булып чыга. Колхозчыларга ягымлы сүзләре белән эшкә дәрт биреп китәр иде. Кулында һәрвакыт ручка һәм блокнот булыр. Көн дәвамында күргәннәрен теркәп, кайда нәрсә сафтан чыккан яисә яңартырга, төзергә, ашыгыч хәстәрләргә — һәммәсе дә шунда теркәлә. Ә кичләрен, караңгы төшкәч, идарәдәге эш бүлмәсенә кереп, көн дәвамында өлгермәгән мәсьәләләрне карый. Җавап хатлары яза, мәгълүматлар туплый.
Аны бик еш район күләмендәге чараларда катнашырга чакыралар иде. Әтиебезнең чыгышлары һәрвакыт төпле фикерле һәм игътибарны җәлеп итәрлек булды. Үсә төшкәч, мин аның көндәлек эшчәнлегендәге матур тәртибенә игътибар иттем. Ул һәрвакыт үткән көнгә йомгак ясап, иртәгәсе көнгә яңа план төзи, башкарыласы эшләрен барлый иде.
Әтиебезнең бик тыйнак кеше булуы хәтердә калган. Зур, икътисади яктан көчле хуҗалык рәисе булса да, беркайчан да колхоз милкенә кызыкмады. Хәләл ризык, эшләп тапканы белән яшәргә тырышты. Шушы гадилек һәм тыйнаклык гаиләбездә дә сакланды. Кигән киемебез дә авылдагы башка балаларныкыннан аерылмады. Әти тырышып укуыбызны таләп итте.
Авылда, табигатьнең матур бер сихри почмагында иде яшәгән йортыбыз. Әтигә эш башлаганда колхоз төзеп биргән өйдә яшәдек. Үзебезгә төзергә, ихтимал, әтинең вакыты да булмагандыр. Ә, бәлки, рөхсәт итмәгәннәрдер. Колхоз җыелышында шул 30 ел яшәгән йортны, әти пенсиягә чыккач, сезгә кала, диделәр. Ә әти авыл Советыннан комиссия чакыртып, безне янына җыеп утыртты да болай диде: “Без үзебезнең кирәк-яракларны, кием-салымнарны, савыт-сабаларны алабыз, җиңелчә ремонт ясыйбыз, йорт һәм бакчаларны тәртипкә китереп, бу өйне авыл Советына тапшырабыз. Минем мондый карарга килүем дөрес булыр. Бер кешенең ике йортка хуҗа булуы дөрес түгел. Миңа Уфадан фатир бирәләр, ә инде колхоз йортында мохтаҗ булган кешеләр яшәргә тиеш”,— диде.
Менә шулай без, авылдагы йортны калдырып, башкалага күченеп киттек. Бездән соң анда табиблар гаиләсе яшәде.
Әтиебез үзенең акылы, тормыш тәҗрибәсе, белеме һәм юридик яктан көчле булуы белән дә авылда абруй казанган шәхес иде. Шаян сүзле, кирәк чакта ягымлы сүзен таба белүе, юморга бай сөйләме белән әсир итә белде. Күп укый иде әтиебез. Аз гына вакыт тапса, кулында — гәзит-журнал. Бер кичне шулай әтинең кем беләндер сөйләшкән тавышын ишетәм. Тышта караңгы. Беркем дә юк. Әтинең ялгызы икәнен дә беләм.
“Хөкүмәт планын икеләтә арттырып үтәдек, колхозчыларга ашлыкны кирәк кадәр тараттык, хуҗалык амбарында орлык алдагы чәчү өчен калдырылды. Әмма кирәге чыкса, дип, запасны мулрак калдырырга тырыштык. Уңыш әйбәт булды. Колхозчыларыма зур рәхмәт. Булган запасның бер өлешен Чиләбегә – металл заводына озаттык. Барысы да килешүдә каралганча бара. Колхозның беркем алдында да бурычлары юк. Безгә күпер төзергә кирәк, иптәшләр. Авылны, берничә урында бүлеп, елга ага. Ә күпер юк. Агачтан салынганнарын ел саен диярлек ташкыннар агызып алып китә. Яз көннәрендә колхозчылар — эшкә, балалар мәктәпкә бара алмый интегә. Мин нәрсәне дөрес эшләмим? Миннән гаеп эзләргә түгел, киресенчә, хупларга кирәк. Мин бит көне-төне балалар, халык, колхозчылар өчен тырышам. Әллә дөрес уйламыйммы? Хаталансам, әйтегез”.
Аңлап алдым: бу — әтинең кайдадыр чыгыш ясарга әзерләнүе иде. Мин, акрын гына янына килеп бастым да, белмәмешкә салышып: “Кемгә нәрсә сөйлисең?”, — дигән сораулы караш ташладым. Ә ул күтәреп алып, баскыч рәшәткәсенә утыртты да: “Бартер бит хәзер, кызым, мондый хезмәттәшлек хәзер “бартер” дип атала. Без заводка ашлык бирәбез, ә алар — металл. Без шул тимердән күпер төзиячәкбез. Әле ничек чыгыш ясавымны репетицияләдем”, — диде.
Мин эшнең нәрсәдә икәнен соңрак кына аңладым. Әти өстеннән бу мәсьәлә буенча бик зур шикаять язган булганнар. Имеш, рәис ашлыкны читкә сата. Тикшерү килгән. Кичен тынлык урнашкач, әти шул рәвешле тикшерүчеләр алдындагы чыгышын әзерләгән икән. Тын гына аккан елга ягына карап, комиссия әгъзалары алдында әйтәсе сүзләрен кабатлап, сөйләп караган чагы булган аның.
Шулай итеп, безнең авылда өч зур күпер төзелде. Әле дә ул әтинең бер истәлеге булып тора. Ныклы күперләр.
Заманы өчен укымышлы булу гына аз, законнарны белү дә кирәк булган аңа. Авыл хуҗалыгына эшкә җибәрелгәнче зур юл үтә ул. 1952 елда Самарада юридик мәктәп тәмамлый, 1957 елда Мәскәүдә юридик институт дипломын алып чыга. Башта ул Кыйгы район халык судында судья вазыйфасын башкара. Бирегә ул институт юлламасы белән урнаша. Ә инде 1959 елда илдә партия әгъзаларын авыл хуҗалыгына эшкә җибәрү кампаниясе башлангач, әтине районның Калинин исемендәге колхозына рәис итеп тәгаенлиләр. Биредә ул, 30 ел авыл хуҗалыгын үстерүгә зур көч салып, 60 яшендә хаклы ялга чыкты.
Әтиебез балалар өчен генә түгел, Кыйгы районы халкы өчен дә горурланырлык шәхес булгандыр, дип уйлыйм. Ул үзенең хезмәте белән район, республиканың аграр тарихында тирән эз калдырды. Башкортстанның төньяк-көнчыгыш төбәгендә бердәнбер “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек булды. Иң мөһиме — ул Герой буларак түгел, ә үзенең яшәеш үрнәге, халык мәнфәгатьләрен өстен куеп эш иткән җитәкче буларак калды халык хәтерендә. Кызганыч, авыр чир аны арабыздан иртәрәк алып китте. Аны югалтуны без тормышыбыз, гаиләбез күгендәге сүнгән йолдызга тиңлибез.
...Колхозлар таралды. Кайчандыр район маягы булган Калинин исемендәге хуҗалык та юк хәзер. Әтине белгән, авыл йөген аның белән бергә тарткан белгечләр дә, гади кешеләр дә: “Дөньялар ничек кенә авыр булса да, Әхсән Шәрипович колхоз таралуга юл куймас иде. Күпме көч, энергия салынган хуҗалык та сүнде”, — дип авыр сулый, юксыналар. Әлбәттә, нинди генә сынауларда да үз йөзен саклап калган хуҗалыклар республикада аз түгел. Җитәкче булып калса, мөгаен, әтиебез 30 ел буе үзе күтәргән колхозның таралуына юл куймаган булыр иде. Әтине үзләренең укытучысы дип исәпләгән дистәләрчә хуҗалык җитәкчесе үзләренең остазына тугрылык саклап эшли. Авыллары төзек. Халкы эшле.
Әтиебез әниебез Вәсилә Хаҗинур кызы белән 5 кызга гомер бирделәр. Һәркайсыбыз тормышлы. Оныклар үстерәбез. Әле дә хәтердә: Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булгач, ул: “Хатыным Вәсиләм һәм 5 кызымның тырышлыгы булмаса, лаек та булмас идем бу Алтын йолдызга”, — диде мәрхүм. Чынлап та, йорт-бакча эшләре, мал-туар, кош-корт карау, ашарга пешерү, балалар тәрбияләү, укыту — барысы да әниебез өстендә булды. Әниебез мәрхүмә булганга да ике ел үтте. Аларның яшәү рәвеше, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләре, һәрвакыт бер-берсенә кайгыртучанлык күрсәтүләре һаман да сокландыра .
Әтиебез арабыздан вакытсыз китүгә дә 17 ел үтеп киткән. Аның турындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләребездә мәңге сакланачак. Әле дә эштән кайтып керер дә, оныкларын башлары түшәмгә тигәнче күтәреп алыр кебек. Хәлебезне сорашкач: “Тәртипме, кызлар?”, — дип елмаер кебек. Борчылмагыз, газизләребез, гаиләләребездә барысы да “тәртип”тә! Юксынабыз, сагынабыз.
Биш кызы — Әлфия, Рима, Рита, Лилия, Светлана, кияүләре — Геннадий, Абрик, Флүр, Рөстәм, 29 оныгы.