+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 август 2022, 11:40

Илле ел илле көн кебек икән!

Алтын туйларын билгеләгән Әнисә һәм Мәсгуть Галләмовларда яшьлек дәрте сүнмәгән-сүрелмәгән әле.

Илле ел илле көн кебек икән!
Илле ел илле көн кебек икән!
Күптән түгел Туймазы районы хакимиятендә тормыш юлыннан 50 ел бергә атлаган парларны бүләкләү тантанасы узды. Анда төбәктә яшәүче алты “алтын пар” чакырылган иде. Дәрәҗәле чарада Әнисә һәм Мәсгуть Галләмовларның да катнашуы Төмәнәк авылы өчен зур шатлык булды.

Хәер, төмәнәклеләр өчен генә микән?! Бу парны республиканың башка районнарында да бик яхшы беләләр. Төмәнәктә туып-үскән Мәсгуть Әгъзам улы армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Свердловскидагы данлыклы юридик институтны тәмамлаган. Аннары Әлшәй районында — өч, Шаран районында — унбер, Сибай шәһәрендә җиде ел судья булып эшләгән. Соңгысында Башкорт дәүләт универси­тетының Сибай институтының юридик факультетында укыт­кан да. Отставкага чыккач та укытучылык эшчәнлеген дә­вам иткән. 2003 елда Мәскәүдә Русия Дәүләт теркәүчеләре институтында белем алганнан соң, республиканың Дәүләт теркәү хезмәтенең Сибай бүлекчәсе җитәкчесе булып тәгаен­ләнгән. Пенсиягә кадәр шушы вазыйфаны биләгән.
Хезмәт куйган һәр урынында гаделлек, җаваплылык үрнәге булган, кеше язмышларына һәрвакыт сак караган игелекле, изге күңелле, зирәк акыллы Мәсгуть Әгъзам улын бу төбәкләрдә бүген дә сагынып искә алалар. Ул үзе дә һәр эшләгән урыны, андагы кешеләр турында зур ихтирам һәм хөрмәт белән телгә ала. Уфа янындагы Чесноковка авылына күченеп килүләренә тугыз ел үтсә дә, аларның берсе дә онытылмый, хәтер түрендә саклана.
Әйе, бүген Галләмовлар зур, күркәм өйләрендә гомер кичерә. Илле ел илле көн кебек үткән дә киткән, ди алар. Туймазының тимер юл аша салынган күперендә танышуларына исә — 58 ел. Районның Собханкул авылы кызы Әнисәне Мәсгуть нәкъ шунда очрата. Бу вакытта ул бер иптәше белән була. Йөзеннән нур бөркелеп торган, кара кашлы, кара күзле чибәр кызга икесе дә гашыйк була алар. Әнисә исә Мәсгутьне сайлый. Ике яшь йөрәк очраша башлый. Туймазыдан Собханкулга җәяү йөргән чаклары күп була егетнең. Аннары Мәсгуть — армиягә, кайткач, Свердловскига укырга китә. Бераздан Әнисә, геолог апасына ияреп, Ашхабадка юллана. Төрк­мәнстан дәүләт университетына укырга кереп, икътисадчы белгечлеге алып чыга ул. Уллары Марат Ашхабадта туа.
Ул вакытта бигрәк тә хатын-кызларның сирәкләренең генә теше үткән югары икътисади белемгә ия булса да, Әнисә ханым — гомерен гаиләгә багышлаган кеше. Әлбәттә, ул да эшли, әйтик, Сибайда Бакыр-күкерт комбинатында икътисадчы вазыйфасын башкарган. Әмма көннәрдән беркөнне ире кайтып, фәлән районга тәгаен­ләделәр, диюгә икенче көнне үк ул күчәргә әзер була. Минем дә эшем бар, балалар укый, дип, һәм тагын әллә нинди сәбәпләр табып, кәнфитләнеп, ялындырып, зар­ланып, сукранып утыра торганнардан түгел бу ханым.
— Гаилә тату, тигез яшә­сен өчен иң элек сабырлык кирәк, — ди Әнисә апа. — Әйтәсе килгән сүзне дә вакыты-вакыты белән әйтми калу яхшырак. Авыр сүз йөрәкне яралый, җанны телгәли. Аны әйткән кеше соңыннан үкенә, әмма инде соң була. Мин балаларны да шулай тәрбияләргә тырыштым. Шөкер, Марат та, Зөлфия дә бу тормышта урыннарын табып, яхшы гомер кичерәләр. Дүрт оныгыбыз үсеп җитте, икесе Мәскәүдә белем ала.
Әйе, Әнисә апа — һич­шик­сез, тынычлык, сабырлык үрнәге. Янында шундый хатыны булган ир-егет тау-таш актарырга әзердер ул. Мәсгуть абый да шулай ди. Инде 75 яшьне узса да, ул әле һаман хезмәттә: Ветеран судьялар советы әгъзасы. Өлкән коллегаларына ярдәм итү, яшьләр белән тәҗрибә уртаклашу кебек эшләрне кыенсынмый башкара.
Бу парда яшьлек дәрте сүнмәгән дә, сүрелмәгән дә әле: Әнисә апада — кызлар шаянлыгы, Мәсгуть абыйда егетләр дәрманы бар. 50 ел бергә яшәгән парның мө­нәсәбәтендә шаянлык, юмор саекмаган. Өлкәннәргә хас булганча, акыл да сатмыйлар, ничек бар — шулай. “Ул миңа нәрсәдер әйтергә теләгәнне мин инде ул әйткәнче эшләп куйган булам”, — ди Әнисә апа. Күп еллар бер-берсенә терәк булып яшәгәннәрдә генә шундый эчке тоемлау буладыр.
Өйдә утыру ялкытса, машиналарында республика буйлап чыгып китә алар. Шөкер, һәр районда диярлек дус-ишләре бик күп, кочак җәеп каршы алалар. Гал­ләмовлар Төмәнәктә дә — көтелгән кунак. Алар авылда үткән һәр чарада теләп катнаша, аларны үткәрүгә булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Төмәнәкнең киләчәге булган балалар турында да онытмыйлар. 60 яшендә Мәсгуть абый авыл мәктәбе укучылары өчен стипендия булдырган иде. Бу акчага яхшы укучылар гына түгел, спорт ярышларында, мәдәни бәйгеләрдә җиңүчеләр дә исәп тота ала. Әлеге стипендия инде 16 ел тапшырыла.
65 яшендә исә Мәсгуть абый Төмәнәктә суын эчеп үскән чишмәне төзеклән­дерүдә башлап йөрде, акчалата ярдәм итте. Тагы да ул — 1960 елда Төмәнәк мәк­тәбен тәмамлаган сыйныфташларын бергә туплаучы зат. “Гомерем буе шушы яшь­тәшләремне сагынып яшә­дем”, — ди ул.
Менә шундый изге эшләр башкарып йөргән Галләмов­ларга сокланмаган кеше юктыр. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: