+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 август 2022, 16:09

"Гаилә һәм балачак дөньясы"на рәхим итегез!

Бүген Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында социаль әһәмиятле "Гаилә һәм балачак дөньясы" IX форумы старт алды.

"Гаилә һәм балачак дөньясы"на рәхим итегез!
"Гаилә һәм балачак дөньясы"на рәхим итегез!

Проект эшлекле программаны, махсуслаштырылган күргәзмәне, төрле активлыкларны һәм интерактив мәйданчыкларны берләштерде. Күргәзмә-форум ачылышында республика Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм дәүләт хакимияте органнарының башка вәкилләре, республика муниципаль район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасарлары, сәламәтлек саклау, мәгариф, коммерцияле булмаган сектор оешмалары белгечләре катнашты.

Лира Игътисамова үзенең сәламләү чыгышында ассызыклаганча, Башкортстанда ярты миллионнан артык балалы гаилә яши, шуларның 50 меңнән артыгы - күпбалалы гаиләләр. Бу республиканың ышанычлы рәвештә үсүе һәм анда яшәүчеләрне имин гаилә төзү өчен кирәкле барлык шартлар белән тәэмин итүе турында сөйли.

- Өч көн дәвам итәчәк форум-күргәзмәдә һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алачак. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм бәхет телим! Үз гаиләләрегезне саклагыз! - диде ул.

Чараның төп вакыйгасы "Гаилә иминлеге - дәүләт сәясәтенең өстенлеге" пленар утырышы булды, аның модераторы гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова булды.

Министр сүзләренә караганда, гаилә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда төп роль уйный. Еллар үткән саен бала үзенең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә карата булган мөнәсәбәте олы тормышка һәм яңа төзелгән гаиләгә күчә. Шуңа күрә гаиләдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирү мөһим.

Пленар утырыш спикерлары булып Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай, финанс министры Лира Игътисамова, Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль күзәтчелек органының республика буенча идарәсе җитәкчесе, Башкортстан буенча баш дәүләт санитария табибы Анна Казак, “Страховая компания CОГАЗ-Мед” җәмгыятенең Уфа филиалы җитәкчесе, “Башкортстан Республикасы әниләре” коммерцияле булмаган автоном оешмасы Күзәтчелек советы рәисе Диана Фаррахова, Гаиләне яклау оешмалары ассоциациясе рәисе, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе Генераль советы комиссиясе рәисенең гаиләне һәм балачакны яклау буенча беренче урынбасары, “Гаиләне яклау” федераль проекты җитәкчесе Мария Филина, “Балалар товарлары индустриясе ассоциациясе президенты Антонина Цицулина чыгыш ясадылар.

Очрашу барышында үсеп килүче буынның сәламәтлеге, репродуктив сәламәтлекне саклау, балалар белән гаиләгә юнәлтелгән иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтләр системасын формалаштыру, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашырганда балалар өчен үзебезнең ил товарларына кулланучылар ихтыяҗын хуплау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук «Башкортстан Республикасы Ачык бала тудыру йорты һәм кайгыртучан хатын-кызлар консультациясе» проектын тәкъдир итү булды, ул йөкле хатын-кызларга һәм булачак әниләргә карата бала тудыру йортлары эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән.

Чыгыш ясаучыларның барысы да профилактик мохит булдыруга инвестицияләр салу һәм гражданнарның үз сәламәтлекләре өчен җаваплылыгын формалаштыру нәтиҗәләр бирәчәк, дигән фикердә булды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: