+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 август 2022, 16:16

Иремнән коткарыгыз!

Ирләре тарафыннан үтерелгән хатын-кызлар саны буенча без - илдә икенче урында...

Иремнән коткарыгыз!
Иремнән коткарыгыз!

Башкортстан Русиядә өйдә көч куллануның үлем очраклары саны буенча 2нче урында. Ягъни нәкъ менә безнең республикада еш кына (Мәскәү өлкәсеннән соң) хатын-кызларны үз ирләре яисә башка якын туганнары үтерә. Белоретта яшәүче Динә Махиянова - моның соңгы ачык мисалы.

Шулай итеп, Яклау үзәгенең алгоритмы 2011-19 елларда 105 (аңлы рәвештә үтерү), 107 (аффект халәтендә үтерү) һәм 111 (саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян китерү) мәддәләре буенча 81136 суд карарын анализлаган. Әлбәттә, гаиләдә көч куллануны тикшерү катлаулы, шуңа күрә алгоритм хөкем карарларында "ирем", "өйдәшем", "элекке ирем", "егетем" яки "туганым" кебек сүзләр эзләгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 12209 (65,8 процент) үтерелгән хатын-кыз нәкъ менә өйдәге көчләү корбаны булган, шул ук вакытта Башкортстан өлешенә 555 шундый очрак туры килгән. Беренче урында Мәскәү өлкәсе - 574 очрак, өченче урында - Пермь (487 очрак), дүртенче урында - Кузбасс (471 очрак), Чиләбе хатын-кызлар белән рәхимсез мөгамәлә итү очраклары буенча топ-5 төбәкне йомгаклый. Анда - 412 очрак. Шунысы гаҗәп: Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек эре шәһәр-миллионниклар күпкә тыйнаграк нәтиҗәләр күрсәткән - 300 һәм 126 очрак.

Тикшеренүләр буенча, хатын-кызлар еш кына ире кулыннан һәлак булган ("еш кына эчә", "ярата һәм бик нык көнли", "даими рәвештә кулын күтәрә"), бу - кылынган үтерүләрнең 81 проценты. Калган 19 проценты туганнары - әтиләре, уллары, абыйлары тарафыннан кылынган үтерүләргә туры килә.

Фото: ufologov.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: