+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 август 2022, 11:54

Бу егет гашыйк итте!

Әти-әнисе, гаиләсе дә.

Бу егет гашыйк итте!
Бу егет гашыйк итте!

Баймак - гаҗәеп бер урын инде ул! Журналистика серләрен өйрәнгәндә бу якка озайлы командировка бәхете тиде. Мирхәйдәр Фәйзи, Юлык авылы, "Галиябану", миллионер һәм шагыйрь Рәмиевлар, йөгерек Сакмар, күк Ирәндек таулары, зәңгәр сулы Талкас, башка бер урында да булмаган ( отвечаю!) кымыз - барысы да ул вакыттагы мәкаләләрдә чагылды. Шул чордан ук Баймактан искән җил дә күңелгә якын.

25 августта НТВ каналында чираттагы "За гранью" тапшыруын күрсәттеләр. «Кеше тәненнән аерым үсә» чыгарылышы Баймак шәһәреннән 13 яшьлек малай тарихына багышланган иде.

Морат Кашкаровта сирәк генетик авыру - Протея синдромы. Йөзнең уң өлеше сулыннан ике тапкыр зуррак, моннан тыш, умыртка баганасы нык деформацияләнгән, аяк бармаклары белән проблемалар бар. Малайның сөякләре һәм мускуллары тиз һәм контрольсез үсә. 13 ел эчендә ул инде 13 операция кичергән. 1 яшьтән бала трахеост аша сулый.

Әле йөклелек вакытында ук табиблар баланың патология белән тууын, әмма дөрес диагнозны бала туганнан соң ук куя алуны кисәткән. Ата-анасы аны төшерт
мәгән.

Морат - отличник, игелекле, акыллы һәм аралашучан яшүсмер, тагын ике бала үстерүче Алия һәм Фоат Кашкаровларның бик яхшы гаиләсендә үсә. Мәктәп укучысы чирне җиңәргә һәм танылган киберспортсмен булырга хыяллана.

Умырткалыктагы металл конструкцияләрен урнаштыру операциясенә 1,2 миллон сум акча җыелган.

Без Моратка изге теләктә!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: