+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
29 август 2022, 06:45

"Гаилә һәм балачак иле" күргәзмә форумы үтте

25-27 августта ВДНХ-Экспо мәйданчыгында уза торган «Гаилә һәм балачак дөньясы» күргәзмә-форумы кысаларында «Башкортстан продукты» проекты дипломантлары «Балалар товарлары индустриясе: Башкортстан Республикасында торышы, проблемалары һәм үсеш перспективалары» темасына "түгәрәк өстәл" эшендә катнашты.

"Гаилә һәм балачак иле" күргәзмә форумы үтте"Гаилә һәм балачак иле" күргәзмә форумы үтте
"Гаилә һәм балачак иле" күргәзмә форумы үтте
- Балалар өчен товарлар җитештерү республикада аеруча җаваплы караш һәм югары сыйфат белән аерылып тора. Башкортстанда җитештерелгән балалар эшләнмәләре төбәк һәм федераль базарларда көндәшлеккә сәләтле. Алар баланың сәламәт үсеше турында кайгыртучанлык белән булдырылган, - диде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

"Түгәрәк өстәл" барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: балалар киемнәре һәм мәктәп формасы җитештерүдә тармакның заманча тенденцияләре, үзенчәлекләре һәм чимал ихтыяҗлары, шулай ук республика җитештерүчеләрен төбәк дәрәҗәсендә таныту һәм балалар товарлары җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарларга ярдәм итү чаралары. Эшлекле очрашу балалар продукциясе индустриясенең перспектив бурычларын билгеләүдә мөһим фактор булды.

«Гаилә һәм балачак дөньясы» күргәзмәсе - Башкортстанда гаилә кыйммәтләренә, яшь гаиләләр турында, ата-аналар һәм сабыйларның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән социаль әһәмиятле форум.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас