+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 август 2022, 09:26

"Улымны алды, кызымны миңа калдырды..."

Яшь хатын 1,5 яшьлек кызы белән бер әйберсез урамда калган.

"Улымны алды, кызымны миңа калдырды..."
"Улымны алды, кызымны миңа калдырды..."
Уфада яшәүче хатын 1,5 яшьлек баласы белән киемсез һәм акчасыз урамда калган. Аның сүзләренә караганда, ире аларны фатирга кертми.

Лениза (исемнәр үзгәртелде) хәбәр иткәнчә, мартта аның белән ире арасында чираттагы низаг булган. Шуннан соң хатын-кыз дәваханәгә баш мие тетрәве һәм имгәнүләр белән эләккән. Дәваханәдән чыкканнан соң ул фатирга кайта, әмма керә алмый: ире йозакларны алыштырган һәм хатын-кызны өенә кертми. Лениза сүзләренчә, ире кызларының киемнәрен дә бирми. Хатын кызы белән ахирәтләрендә, яисә әтисенең фатирында кунып йөри.

- Ирем кызыбызны яратмады, хәтта ул балалар бакчасына да йөрмәде. Ә менә өлкән улыбызны үз итә. Хәзер улыбыз әтисе белән, ә мин кызым белән калдым. Мартта киеп чыгып киткән киемнәр белән йөрим. Кызымның дә киемнәрен бирми, - ди ул.

Ленизаның ире Руслан әйтүенчә, ул хатынына кул күтәрмәгән. Ә аның дәваханәдә ятуы үзен яклау өчен кирәк булган.

- Балаларны карамый иде. Ә бер кайтуымда өйнең йозакларын да алыштырган. Бу юлы мин йозакларны алыштырдым. Ленизаның балалар бакчасына барып, улыбыз белән күрешеп йөргәнен дә беләм. Тәрбиячеләр аның 15 минутка килеп китүен, аннары баланы тынычландырып булмавын әйтә, - ди.

Әлеге пар аерылышу өчен гариза биргән инде. Руслан билгеләвенчә, фатирны ул өйләнгәнче үк алган. Балаларның берсе - әнисендә, икенчесе әтисендә калуы ихтимал.

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр, бу дөрестер дә. Әмма әти-әни назына күмелеп яшәр чакларында балаларның шулай өзгәләнүе кызганыч. Хатын билгеләвенчә, әлеге хәлләр аркасында улларының нерв системасы белән проблемалары башланган.

Их, яратышып өйләнешкән парларны шундый киләчәк көтмәсен иде дә бит...

Фото: muzhmir.com

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: