+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 сентябрь 2022, 12:25

"Йокы бүлмәсендә генә кыйнаса иде..."

Бу үзәк өзгеч хатны сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Йокы бүлмәсендә генә кыйнаса иде..."
"Йокы бүлмәсендә генә кыйнаса иде..."

"Киңәш бик кирәк. Ирем белән ике бала тәрбиялибез. Ул - бик кызу кеше. Ә кызып китсә, минем белән балаларга бәйләнә башлый. Һәм һәрвакыт ул сәбәпләр дә таба. Ярты сәгатькә якын шулай кычкырынганнан соң сыра алып эчә дә әкренләп тынычлана башлый. Кул күтәрүдән дә тартынмый ул. Әмма беркайчан да йөземә сукмый, аякларга , эчемә һәм башка кеше күрмәгән җирләргә суга. Аның шундый чакларында эндәшмәскә тарышым, чөнки ул дәшкәнне яратмый. Кызып китеп имгәтер яисә үтерер, дип куркам.

Берничә тапкыр аннан киттем, әмма ике бала белән бик авыр. Мин - ятим, әти-әнием дә, туганнарым да юк. Ул һәрвакыт безне эзләп таба һәм балалар белән аралашырга хокукы барлыгын белдерә. Аннары күз яшьләре белән ялынып, кайтуымны сорый. Башкача алай итмәячәгенә ышандыра.

Бервакыт ул башка шәһәргә эшкә китте. Шул вакытта бик тыныч яшәдек. Ул кайтканның икенче көнендә бала белән дәваханәгә киттем. Кайткач, анда озак булганым өчен бик кыйнады. Янәсе, мин кем беләндер анда очрашканмын. Бу вакытта миңа эндәшмәскә кушты, дәшсәм, балалар алдында да кыйнаячагын әйтте. Бер балабызда йөрәк чире. Аны борчырга ярамый. Күп вакыт, балалар аның мине рәнҗеткәнен күрмәсен, дип, йокы бүлмәсенә кереп китәм. Ул анда кереп мине кыйный.

Балаларымны алып, башка фатирга түләп торып та карадык. Аннан да эзләп тапты. Хәзер безнең кайда торганыбызны белә, телефоныма сәгать саен мине үтәрәчәге белән янап, СМСлар җибәрә", - дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын.

Фото: psychospace.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: