+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 сентябрь 2022, 14:40

"Төнлә чәчемнән сөйрәп, идәнгә алып ташлый иде..."

"Нәтиҗәдә, балабыз үле туды..."

"Төнлә чәчемнән сөйрәп, идәнгә алып ташлый иде..."
"Төнлә чәчемнән сөйрәп, идәнгә алып ташлый иде..."

"Миңа 23 яшь булганда кияүгә чыктым, моңа кадәр ярты ел очрашып йөрдек. Дөресен генә әйткәндә, иремә кадәр ныклап берсе белән очрашмадым. Бер-ике озытап куялар иде дә, мин алардан арый идем. Ә бу юлы ирем нык торды, кияүгә чыгарга да бик үгетләде. Миңа бит инде 23 яшь, яшь түгелмен дип, ризалаштым. Әлбәттә, хисләр дә бар иде.

Без өйләнешү белән ирем эшсез калды. Ә бер айдан мин авырга да уздым. Киләчәгебез өчен бик борчыла идем, чөнки ирем эш эзләргә ашыкмады, көннәр буе компьютерда уйный иде. Бераздан ул миннән үз кирәгенә акча ала башлады. Тәүге вакытта бирмәсәм, тавыш чыгара иде, әзрәктән кул күтәрә дә башлады. Төнлә кайтып кереп, чәчемнән тотып алып, идәнгә ташлаган чаклары ды гадәти күренешкә әверелде. Берничә айдан ул мине кыйнап, эш хакымны тулысынча үзенә алырга өйрәнде. Хәтеремдә, киемнәремә сыймый башлагач, аннан чалбар алырга акча сорадым. Үземнең акчамны сорадым, ә ул мине бик нык кыйнады һәм миңа бернәрсә дә тиеш түгеллеген әйтте. Берничә тапкыр дәваханәдә ятарга туры килде. Бала төшү ихтималы белән куркытты табиблар. Әлеге хәлләр сәламәтлегемә бик нык йогынты ясады. Йөклелекнең 8нче аенда вакытыннан алда тулгак тота башлады. Бик күп кан югалттым, табиблар көч-хәл белән мине үлем тырнагыннан тартып алды. Кызганычка каршы, бала үлде. Бу хәлләрдән соң ирем бик нык эчүгә сабышты. Имеш зур кайгы кичерә, баласын югалткан... Дәваханәдән дә мине алырга килмәде ул, әни алып кайтты. Шул вакытта әнигә иремнән китәргә теләвемне әйткәч: "Бала тапкан, аерылышкан хатын кемгә кирәк?" - дип каршы килде.

Бу хәлләрдән соң ярты ел ирем белән яшәргә тырышып карадым. Ә бер көнне түземлегем бетте. Әтием бүләк иткән алтыннарны саттым да, икенче шәһәргә аннан чыгып качтым. Эш табу кыен булмады. Тәүдә әллә ни күп эш хакы алмасам да, тора-бара фатирга түләргә дә, үземә дә җитә башлады. Тиздән икенче ир-егетне очраттым.

Бу хәлләрдән соң 6 ел узды. Бала тудыру турында уйларга да куркам, үткәнен оныта алмыйм. Яраткан кешем әти булу бәхетеннән мәхрүм булуын әйтте. Без икебез генә булсак та бик бәхетле. Ә беренче ирем социаль челтәрләрдә комплиментлар язган була. Мин аны шунда ук "черный список"ка куям.

Әниемә кирәк чакта ярдәмгә килмәвенә ачуым бар. Ярый әле алар мине тәвәккәл кеше итеп тәрбияләгән. Вакытында иремнән качып чыгып итә алуыма сөенеп туя алмыйм", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Фото: gubdaily.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: