+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 сентябрь 2022, 12:34

Иремнән коткарыгыз!

Яклау үзәге 2011-19 елларда Җинаять кодексының 105 (аңлы рәвештә үтерү), 107 (аффект халәтендә үтерү) һәм 111 (саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу) мәддәләре буенча 81136 суд карарын анализлаган. Әлбәттә, гаиләдә көч куллануны тикшерү катлаулы, шуңа күрә алгоритм хөкем карарларында “ирем”, “өйдәшем”, “элекке ирем”, “егетем” яки “туганым” кебек сүзләр эзләгән.

Иремнән коткарыгыз!
Иремнән коткарыгыз!
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 12209 үтерелгән хатын-кыз (65,8 процент) нәкъ менә өйдә көч куллану корбаны булган, шул ук вакытта Башкортстан өлешенә 555 шундый очрак туры килгән. Беренче урында Мәскәү өлкәсе – 574 очрак, өченче урында – Пермь (487 очрак), дүртенче урында – Кузбасс (471 очрак), Чиләбе хатын-кызлар белән рәхимсез мөгамәлә итү очраклары буенча топ-5 төбәкне йомгаклый – 412 очрак.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, хатын-кызлар еш кына ире кулыннан һәлак булган (“еш эчә”, “ярата һәм бик нык көнли”, “даими рәвештә кул күтәрә”), бу – кылынган үтерүләрнең 81 проценты. Калган 19 проценты туганнары – әтиләре, уллары, абыйлары тарафыннан кылынган үтерү очракларына туры килә.
Күптән түгел Башкортстанда яшәүчеләрне Белоретта яшь, талантлы һәм перспективалы 31 яшьлек Динә Махиянованың коточкыч рәвештә үтерелүе шаккаттырды. Төбәк тикшерү идарәсенең рәсми версиясе буенча, аны элекке ире көнләшү аркасында үтергән.
Югарыда күрсәтелүенчә, ел саен шул сәбәпле республика байтак яшь хатын-кызны югалта. 2022 елда көнләшү нигезендә кылынган җинаятьләрне генә искә төшерсәк тә, безнең төбәктә моңа бәйле хәл никадәр җитди булуын аңларга мөмкин.
Кан югалтудан вафат булды…
Гыйнвар уртасында бер ир-егет Бүздәк авылына үзенең элекке хатыны янына килә. Аралашу вакытында көнчел ир белән хатын арасында низаг чыга. Ирнең үзе белән пычагы да була. Озак та үтми ярсыган ир пычак белән хатынга ташлана. Нәтиҗәдә, ул аңа 26 тапкыр пычак белән кадаган. Зыян күрүче кан югалтудан вакыйга урынында үлә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир белән хатынның аерылышуына бер ел булган. Уфада яшәүче ир авылга элекке хатыны янына килгән һәм аның таксидан чыкканын күргән. Көнләшүдән нишләргә дә белмәгән ир хатынны ишек алдында ук үтергән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу вакытта өч бала – 3 һәм 8 яшьлек кызлар, 5 яшьлек малай картәниләрендә булган. Әтиләре аларны гомерлеккә әнисез калдырды.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
22 пычак ярасы алып,
исән калган
21 мартта Бөре шәһәрендә көндез 30 яшьлек ир-егет хатынын кибеттә үтерергә була. Беренчел мәгълүматлар буенча, айнып та бетмәгән ир хатынының эш урынына килә һәм аны кемгәдер көнли.
27 яшьлек хатын-кыз косметика сату кибетендә эшләгән. Ире аның янына килеп, тавыш чыгарган. Бераздан ул пычак белән хатынга ташланган. Хатын качарга, каршылык күрсәтергә тырыша, әмма ир аны ычкындырмый. Бәхеткә, хатын хокук сакчыларын чакыру төймәсенә басып өлгерә. Росгвардиячеләр оператив рәвештә килә һәм ярсыган ирне корбаныннан тартып ала.
22 пычак җәрәхәте булган хатынны дәваханәгә алып китәләр. Табиблар аңа кирәкле ярдәмне күрсәтә, хатын исән кала.
Кыйнап, йокларга ята...
17 май төнендә Уфада республиканың хокук саклау органнарына 40 яшьлек хатынның үлеме турында хәбәр килгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул баш сөяге-ми җәрәхәте нәтиҗәсендә вафат булган.
Хокук сакчылары ачыклаганча, 13 май кичендә исерек хәлдә булган ир белән хатын арасында көнлшәү нигезендә талаш булган. Ярсыган ир хатынның башына берничә тапкыр суккан. Арытаба әлеге пар йокларга ята, әмма алдагы көннәрдә зыян күрүченең хәле начарлана. 17 майга каршы төндә ир хатынга “ашыгыч ярдәм” чакырта, хатын-кызны дәваханәгә алып китәләр, әмма ул тиздән вафат була.
Шикләнелүче үз гаебен таныган. 33 яшьлек Уфада яшәүче иргә карата җинаять эше кузгатылган.
Алты баланы ятим итте...
17 июньдә Белоретта төнлә исерек ир белән хатын арасында конфликт чыга: 36 яшьлек ир-егет 32 яшьлек хатынын көнли. Бераздан ул аны кыйный башлый. Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче шул урында һәлак булган. Ирне шунда ук сак астына алалар, ул үз гаебен таныган. Нәтиҗәдә, ир 6 баланы ятим калдырды...
Билгеле булуынча, ир хатынын аның элекке иренә көнләгән. Хатын аның белән уртак балалары булганлыктан гына аралашкан булган. Хатын эшләмәгән, ул балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Ә ирнең үз бизнесы булган.
Хатынның кайтканын
көтеп тора...
Белорет районы хакимиятенең кулланучылар базарын һәм хезмәт күрсәтүләрне анализлау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Динә Махиянованың үлеме дә күпләрне тетрәндерде. Хатынга берничә атнадан 32 яшь булырга тиеш иде. Аны элекке ире өй янында көтеп торып, 14 тапкыр пычак белән чәнечкән.
“Гаепләнүче элегрәк Белоретта яшәүче 31 яшьлек хатын белән никахта булган, әмма соңрак пар аерылышкан. 12 августтан 13енә каршы төндә җинаятьче үзенең элекке хатынын өй янында сагалап торган. Хатын дус кызының туган көненнән соң гына кайткан булган. Машинадан төшү белән ир хатынга көнләү аркасында ташлана. Бик күп җәрәхәтләр алган хатын шунда ук һәлак була. Ә ир җинаять урынын калдыра, әмма соңыннан полиция бүлегенә үзе килә һәм кылган гамәлләрен таный”, – дип хәбәр итәләр Русия тикшерү комитетының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә.
Югарыда соңгы вакытта көнләү нәтиҗәсендә булган җинаять эшләре генә телгә алынды. Башка сәбәпләр аркасында ире кулыннан һәлак булган хатын-кызлар саны да күп. Шунысын да билгеләргә кирәк, мондый фаҗигагә таручы гүзәл затларның күбесе хокук саклау органнарына элегрәк мөрәҗәгать иткән булган. Кайбер хатын-кызлар әйтүенчә, безнең хокук саклау органнары ир белән хатын арасындагы конфликтка җиңел карый һәм аларга хәбәр иткәч тә, җинаятьчегә тиешле җәза бирелми. Еш кына хатын-кызлар ирен җаваплылыкка тарттырып та, ул кайткач, ире белән яшәргә мәҗбүр. Мондый хәлгә калган хатын-кызларның нинди шартларда яшәвен күз алдына китерү кыен түгел. Ничек кенә булмасын, әлеге проблема көннән-көн кискенләшә баруын танырга вакыт. Һәм моны вакытында хәл итү бала тудыру яшендәге бик күп гүзәл затларыбызны фаҗигадән саклап кала алыр иде.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: