"Әгәр дә ир гаиләсен саклап кала алмый икән, ул - тиле. Бүгенге ирләр гаиләсе өчен барлык көчен бирергә тиеш.
Әгәр дә хатын-кыз иреннән аерылса, ул кыенлык кичерми. Аның баласы бар, димәк, ялгыз түгел. 10 яшендә бала хуҗалыкта ярдәм итә башлый, ә 14-15 яшендә инде аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып була. Ә соңрак үз балалары белән дә ул әнисе янына килеп йөриячәк.
Законнар балалы хатынны өеннән куып чыгармый, гадәттә, төп йорттан ир-егетләр чыгып китә. Бүген хатын-кызлар төре өлкәдә эшли ала, димәк, тырышкан хатын-кыз эш таба. Элекке ире аңа алимент түләячәк - димәк, ул акчасыз калмый.
Бүген аерылышкан хатыннар ир-егетләр тарафыннан игътибарсыз калмый. Киресенчә, алар төрле җирләргә ял итәргә бара, теләгәнчә киенә һәм кирәкле ир-егетне үзенә карата ала.
Ә ир-егет аерылса, нинди хәлдә кала?
Беренчедән, ул өен хатыны белән баласына калдырып чыгып китә һәм кайда почмак таба, шунда яшәргә мәҗбүр була. Беренче вакытта булса да бу - шулай.
Эш хакының зур өлеше алиментка китә.
Әгәр дә алименттан үзенә дә акча "тамыза" алса, берәр төнгә кыз таба ала. Юкса, бер нәрсәсез калган, алимент түләүче ир белән акылы булган хатын-кыз бергә булмый.
Үз баласы белән очрашыр өчен дә элекке хатыны белән яхшы элемтәдә булырга тиеш. Ә еш кына баланы хатыны әтисенә каршы котырткан да була әле.
Шуңа күрә, ирләр, безне ташлар алдыннан кат-кат уйланыгыз", - дигән бер хатын бүген социаль челтәрләрдә.
Боларны укыгач, күңелдә бер дә шатлык хисе тумады... Әйе, әлеге хат авторының һәр сүзендә дөреслек бар. Әмма безнең хатын-кызларның шулкадәр каты күңелле, барлык нәрсәне акча белән генә исәпләвенә һушлар китмәле!.. Улларыбыз киленне акыл белән сайласын инде...
Фото: 4youngmama.ru