+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 сентябрь 2022, 10:19

Үз әниеңнең куллары да җылырак...

Башкортстанда 11 меңнән күбрәк ятим бала исәпләнә.

Үз әниеңнең куллары да җылырак...
Үз әниеңнең куллары да җылырак...
Нәрсә соң ул гаилә? Әлеге төшенчәне ишетүгә кечкенә вакыт, әти белән әнинең яшь чагы искә төшә. Бу чорда гаилә аеруча җылы урын булып тоела. Әни – дөньядагы иң матур, гүзәл кеше. Аның кулы да башкаларныкыннан җылырак, йөрәге дә зуррак, үзе дә иң назлы кеше кебек. Әти – Җир шарындагы иң көчле кеше. Кем генә рәнҗетсә дә – әти яклаячак, нәрсә генә кирәк булса да – әти табачак һәм ул сине барыннан да ныграк ярата сыман. Инде үзебез әти-әниләр булгач та балаларыбыз белән үз-үзебезне шулай тотарга тырышабыз. Алар безнең өчен иң кадерле, газиз кеше. Әгәр дә тормышта һәркем шундый шартларда тәрбияләнсә, дөньяда бәхетле кешеләр никадәр күп булыр иде! Кызганыч, бала өчен иң зур сынау – ятим калу очраклары да күп шул...

Якынча 11 мең ятим бала тәрбиягә алган гаиләләрдә урнаштырылган, дип белдерәләр республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан. “Ятимнәрне гаиләгә урнаштыру – безнең министрлык эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. 2022 елның беренче кварталында гаиләләргә 400гә якын бала урнаштырылган”, – дип хәбәр итте министр урынбасары Анна Таболина.
Әле 8-9 ел элек кенә тәрбиягә бала алган гаиләләр турында сирәк ишетсәк, хәзер андыйлар һәр җирдә бар кебек. Хәтта кечкенә авыл мәктәпләрендә дә мондый балаларны очратырга мөмкин. Шул ук вакытта, 2021 елда Русиядә 390949 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала исәпләнгән. Бу хакта Русиянең Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итәләр. Узган елда Башкортстанда шундый 11476 бала булган, бу 2020 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда 4,2 процентка кимрәк. Русия буенча иң күп ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар – Мәскәү, Свердловск һәм Иркутск өлкәләрендә. Анда бу саннар – 16054, 15149 һәм 14136. Башкортстан тугызынчы урында.
Бүген Башкортстанда 11 меңнән артык ятим бала гаиләләргә урнаштырылса, ә 800дән күбрәге балалар йортларында кала. Агымдагы елда балалар йортларыннан барлыгы 400 бала алынган.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, “бездә тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәпләре эшли, аларда ел саен 1 меңгә якын кеше бушлай белем ала. Аерым алганда, булачак әти-әниләрне психологлар, табиблар һәм юристлар алда торган бурычларга әзерли”.
Чыннан да, чит кеше баласын тәрбиягә алу бик зур әзерлек һәм хокукый базаны яхшы белүне таләп итә. Ятим калган баланы тәрбиягә алучылар документларны төрлечә рәсмиләш­терергә мөмкин. Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ата-аналарның балаларны нинди шартларда тәрбиягә алулары һәм опека төрләре аерылуы турында сөйлә­деләр.
Ятим балаларга карата опека яки попечительлекнең дүрт формасы бар. Тәрбиягә алган гаилә баланы өй шартларында тәрбияли һәм асылда балалар йортын алыштыра. Бу очракта ата-аналарга хезмәт хакы түләнә һәм эш стажы бара. Бүгенгә республикада шундый 3789 гаилә бар.
Баланы тәрбиягә алуның икенче формасы – опекунлык яки попечительлек. Бездә әле 3921 шундый гаилә бар. Бу очракта бала гаиләгә тәр­бияләнүче хокукларында кабул ителә, әмма аның үзенең әти-әнисе тәрбия өчен җаваплылыктан азат ителми.
Гаиләгә бала алу – аны үзеңнеке кебек үк күрү. Ягъни бала ата-анасының үзе тудырган баласы хокуклары буенча яши. Асылда, ятим бала өчен шушы төр барыннан да өстен. Ул гаиләнең үз балалары кебек үк яшәргә хокуклы. Бүген бездә шундый 1513 гаилә санала.
Шулай ук Башкортстанда патронат системасы гамәлдә. Әлегә мондый гаиләләр саны 8 генә. Патронат гаиләдә бала опека органнары, балалар йорты һәм ата-аналар арасында өч яклы килешү шартларында тәрбияләнә. Гадәттә, мондый төр тәрбия балага вакытлыча башка йорт кирәк булганда кулланыла.
Соңгы елларда республикада актив эш алып барган “Гаилә” үзәкләре дә әлеге проблеманы хәл итүдә зур роль уйный. Үзәкләр хезмәткәрләре билгеләвенчә, әти-әнисе мәрхүм булып ятим калган балалар белән беррәттән, алар исән булып та, ата-ана назы күрми үсүчеләр күп. Атап әйткәндә, 76 процент ятим балаларның әти-әниләре бар. Әлеге проблеманың төп сәбәбе – алкоголизм. Моннан тыш, Башкортстанда һәр дүртенче никах алкоголизм аркасында таркала. Республикада ятимлек өлеше, тулаем Русиядәге кебек үк, кимесә дә, социаль ятимлек өлеше элекке дәрәҗәдә кала.
– Мондый гаиләләр белән эш даими алып барыла. Балаларны эчкече ата-аналардан алу безнең эшчәнлекнең төп максаты түгел. Без балаларны алардан вакытлыча алып, әти-әнисен арытаба уйландырырга телибез. Чыннан да, кайберләре акылга килә, әмма баласының язмышы белән кызыксынмаучылар да җитәрлек, – ди әлеге үзәктә эшләүчеләр.
Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тораклы итү – әлеге өлкәдә катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Әмма соңгы елларда республикада бу проблемага да игътибар артты. 2022 ел дәвамында республикада 425 ятим бала торак алды. Мондый категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акча күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында 2нче урында.
Башкортстан Хөкүмәтееннән хәбәр итүләренчә, 2025 елга кадәр төбәктә федераль йөкләмә нигезендә 18 яшьтән өлкәнрәк ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча бурыч тулысынча хәл ителергә тиеш. Программа ярдәмендә 4 мең кешегә карата торак проблемаларын этаплап хәл итеп бетерергә исәп тоталар.
2022 елда әлеге өлкәне финанслау күләме 61 процентка арткан. Хәзер ул 1,5 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 269 миллион сумы – федераль казнадан.
Моннан тыш, Башкортстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар кабул ителде. Аерым алганда, торакның 1 квадрат метрының бердәм базар бәясе билгеләнде, шулай ук торак мәйданы сатып алу чикләре киңәйде һәм торакның төзеклеге дәрәҗәсен тикшерү өчен чаралар билгеләнде. Төзелеш министрлыгы шулай ук республиканың бөтен территориясендә торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк карар проектын эшләү белән шөгыльләнә. Моны эшче төркем контрольдә тотачак, аның составына Хөкүмәт Аппараты, Төзелеш министрлыгы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, муниципалитетлар вәкилләрен кертү планлаштырыла.
Тәрбиягә бала алучы гаиләләр бик күп ташламаларга дәгъва итә ала. Инвалид бала тәрбияләүчеләргә Хөкүмәт ярдәме аеруча зур. Моннан тыш, аларга айлык пособие дә баланы тулысынча тәэмин итәрлек күләмдә бүленә. Әмма ничек кенә булмасын, үз әти-әниең кочагында назланып, үз туганнарың белән уйнап үсүгә җитми. Үзеңнең әти-әниең шелтәләп алса, таләпчән булса да – аларга күңел катмый, йөрәк әрнүдән өзгәләнми. Югарыда телгә алынган саннарны күреп, тормыш сазлыгына батучылар акылга килсен иде, дигән теләкне белдерәсе килә. Үз балаларыбызны үзебез тәрбияләсәк иде...

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: