-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 октябрь 2022, 18:40

Язмышның пар атларында “тимер туй”га

Яшьрәк булсам...Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы егете Әмирҗан Суфияны туган авылы Гөблекөчеккә кайтышлый очрата. Пар атлар җигелгән бричкада барган егет кызны ерактан күреп кала, якынайгач, бричкага утырта. Сөйләшеп китәләр, вакыт турында оныталар. Күренә ки, егеткә кыз бик ошый. Әмма бу хакта шунда ук белдерергәбазнат итми. Сүзне ерактан башлый:— Э-э-х! Яшьрәк булсам, мин сиңа өйләнер идем. Ике балам бар шул...Шаян егет, әлбәттә, өйләнмәгән һәм кыздан дүрт яшькә генә өлкәнрәк була.

Язмышның пар атларында “тимер туй”га
Язмышның пар атларында “тимер туй”га
Бу елда – мин, аннары олы абый...

Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәнгә кадәр Әмирҗан Раянов машина-трактор станциясендә эшли. Дәүләт предприятиесе буларак, аның йогынтысы зур була. Үзенең хезмәт сөючән комбайнчысына ике ел рәттән армиядә хезмәт итүдән бронь алуга ирешә предприятие. Өченче елга да аны калдырырга телиләр.
— Юк, Саяпов абый, бер елдан соң энем армиягә җыена, быел мин барам ди ул. Җибәрәләр.
— Анекдоттагыча кебек диярлек, — дидем мин Әмирҗан абыйга. – Әти кеше ике улына мөрәҗәгать итә: “Балакайларым, сез инде үстегез, гаилә корырга вакыт түгелме?” — дип сорый. “Әлбәттә, вакыт, — дип җавап бирә кече улы. – Бу елда икебезнең берсен өйләндер, киләсе елда – олы абыйны!” Көлештек.
Раянов Амурдагы-Комсомольск шәһәрендә өч елдан артык хезмәт итә.

Уку өен ничек бүләләр?

— Язмыш шулай кушкандыр инде, — дип искә ала Суфия апа. – Ул вакытта мине Тәкәрлек авылына клуб мөдире булып эшләргә җибәрделәр. Уку өен ачарга кирәк иде. Гөблекөчек китапханәсен бүләргә булдык. Әмирҗан китаплар һәм җиһазларны үз җиңел арбасында ташыды.
— Ул китаплардан тыш, өч шкаф, ике өстәл һәм дүрт урындык бар иде, — дип өстәде Әмирҗан абый.
Суфия Гарифә апада фатирда яши, аңардан ул Әмирҗан турында барысын да сорашып белә.

Суфия – Әмирҗан язмышы

Клуб мөдире булган кызны эштән егетләр бергәләшеп озата. Әмирҗан читтән генә күзәтә. Әгәр кызга беркем дә ошамаса, димәк, Суфия — аның язмышы. Якынча 20 көн сыный. Кыз теге егетләргә битарафлык күрсәтә шикелле. Шуннан соң ул үзе озатырга була...
Тиздән алар Гөблекөчек авылында урнашкан авыл Советына гариза бирә. Икесе бергә Әмирҗанның җиңел арбасында киләләр. Бәхетле парны секретарь Мәфрүзә Әхмәдуллина җылы каршы ала.

Чит кеше туганга әверелә

Раяновлар гаиләсе зур булып чыга.
– Башта, әлбәттә, кыен булды, — дип искә ала Суфия апа.
“Чит кешеләр бит”, – дип шаяртып көләргә дә өлгердек без аның белән. Бер кызны кияүгә бирәләр икән. Ул каршы килгән: “Бармыйм, алар бит бөтенләй чит кеше!” “Кызым, — дип тынычландырган әнисе. – Вакыты җиткәч, мине дә кияүгә бирделәр!” Кыз: “Әни, сине бит чит кешегә түгел, ә әтигә кияүгә биргәннәр!” – ди.
– Чит кешеләр дә вакыт узу белән туганга әверелә, — дип дәвам итте Суфия апа. – Кысыкта, әмма үпкәләшеп түгел. Бер самавырдан башта — эшкә китүчеләр, аннары өйдә калучылар чәй эчте. Сыер бар иде, сөтне күп бирде, мае, каймагы җитәрлек булды.

Гөлнәбит

Аннары үзебезгә гөлнәбит өе төзедек. Бу – стеналары балчыктан төзелгән өй.
— Хәзер андый өйләрдә хәтта тавык та асрамыйлар, — ди Суфия апа. – Тәрәзәләре бәләкәй иде, аның да яртысын өйдә җылы тоту өчен кыш көне салам белән каплый идек.
Тик, кем әйтмешли, сөйгән ярың белән куышта да оҗмах! Нәрсә генә дисәң дә, үз йортың. Вакыт узу белән бүрәнә өй салып чыгалар. Аннары икенчесен. Балаларына да өй төзергә ярдәм итәләр. Ә балалары дүртәү: кызлары Фәнилә, уллары Ришат, Илфир, Айдар. Тату яшиләр, бер-берсенә, әти-әнисенә ярдәм итәләр, бәйрәмнәрдә ата йортында җыелалар, хәл белешеп торалар.
Хәзер Раяновлар гаиләсе балалары, оныклары һәм туруннары белән 30 кешедән артып китә.
Хезмәт көннәре
Гомер буе намуслы хезмәттә була Раяновлар. Әмирҗан абый ул чактагы Карл Маркс исемендәге колхозда терлекчеклек фермасы мөдире, бригадир, 20 елдан артык терлекчелек буенча механик була. Тугыз авыл, һәрберсендә су һәм җылылык белән тәэмин итәргә кирәк булган берничә объект.
Суфия апа башта – клубта, аннары – мәктәптә, соңрак колхозда эшли.

Баш архитектор

— Беркайчан да тавыш күтәрмәде, авыр сүз әйтмәде, — дип искә ала Әмирҗан Раяновны шәхсән үзе һәм хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков исеменнән 90 яше белән котларга килгән Рифкать Еникеев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе директорының гомум мәсьәләләр һәм техниканы эксплуатацияләү буенча урынбасары Роберт Гайнуллин. – Барысына да үрнәк булды. Ә эш барды. Без аны “баш архитектор” дип исәплибез. Инженерлык коммуникацияләренең кайда һәм кая узганын без аңардан белдек.

Юбилей

Юбилярны тәбрикләргә Тәкәрлек авыл Советы биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Гөлсинә Кәримова һәм учреждение белгече Эльвира Солтанова, авыл старостасы Зөләлә Шәйхетдинова килделәр. Әйткәндәй, быел тату пар — Суфия Шаһи кызы һәм Әмирҗан Рәхимҗан улы Раяновларның гаилә корып яши башлауларына 65 ел тула – “Тимер туй”лары.

Илдус Тимерханов,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.

Фото: Илдус Тимерханов.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: