Прибельский авылының Ак әбисе, күптән түгел генә икенче гасырга аяк баскан Нәсимә Хәмзә кызы күпләрне сокландырырлык. Әбекәйнең акылы камил, хәтере яхшы, үз аякларында йөри, ә йөзеннән җылы нур бөркелеп тора.
Әле тыл ветераны улы Ришат һәм килене Гүзәл тәрбиясендә яши. Хуҗалар белән моңа кадәр таныш булмасам да, аралашуыбыз бик җиңел башланып китте. Бигрәк ихлас, сабыр холыклы, кунакчыл кешеләр булып чыктылар. Икесе дә дин юлында, Гүзәл Гафур кызы биш вакыт намазын да калдырмый. Йортларында барлык җирдә чисталык-пөхтәлек, тәртип. Әниләре янында да бөтерелеп кенә торалар. Әбекәйнең йөзгә җитүенең бер сере һәм сәбәбе әнә шул яхшы тәрбия инде, дип уйлап куйдым.
Әбекәй дә мине ихлас каршы алды. Күзләре бик күрми, колакка да начарланган, шуңа янына ук килеп утырдым. “Кызыл таң” гәзитеннән, дигәч, йөзендә елмаю балкыды. “Беләм, балакаем, беләм, алдыра идек”, — дип, кулларымны җылы йомшак учларына алды һәм аралашуыбыз дәвамында җибәрмәде. Сөйли-сөйли дә аркамнан сөеп ала. Йөзьяшәр әбинең йомшак кулларыннан иркәләнү кемгә тия әле ул?!
Нәсимә әби үзенең озын гомерле булуын нәселдән килә, дип аңлата. Сигез баланың җидесе үсеп, бүгенге көндә өчесе исән, алар да инде 90нан узган. Үзенең әнисе 103 яшькә җиткән. Ул вафат булгач, ялгызлыктан интекмәс өчен улы һәм килене аны үзләре янына алып кайтканнар. Шундый яшькә җитүенә карамастан, хәтере бик шәп әбекәйнең. Килене әйтүенчә, барлык туганнарын һәм күршеләрен ул әле булса исемләп искә ала. Менә үзе белән таныштыруны да ул балачак елларыннан башлады.
Тумышы белән ул Архангель районының Заһит авылыннан. 1922 елның 22 июлендә гаиләдәге сигез баланың икенчесе булып дөньяга аваз сала. Ул чорга хас булганча, бу гаиләдәге балалар да бик иртә кул арасына керә, крестьян хезмәтенең барлык авырлыгын татып үсә. Әтисе 1943 елда фронтка китеп, кире әйләнеп кайтмый. “Ачлыктан әни саклап алып калды, бик тырыш булды”, — ди әңгәмәдәшем. Үзе дә кечкенәдән колхоз эшенә чыга, Бөек Ватан сугышы елларында бригадир бурычларын да башкара.
Булачак ире – Кырмыскалы районының Сарт-Нәүруз авылы егете Мөхәммәт белән шул елларда танышалар. Ирен дә язмыш иркәләми. Аның гаиләсе заманына күрә бик хәлле була: хатын-кызлар мәктәбе, кибет тоталар. Кызганычка каршы, “раскулачиваниегә” эләгеп, тормышлары челпәрәмә килә, Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. Бер кайтуында Мөхәммәт Заһит авылындагы туганнарына бара. Шунда Нәсимә белән танышып китәләр һәм, гаилә коргач, янә Үзбәкстан якларына юлланалар. Күпмедер яшәгәннән соң, гаилә Күмертау шәһәренә кайта һәм дүрт уллары шунда үсә. Нәсимә Хәмзә кызы вертолет заводында эшли, хаклы ялга да шуннан китә. Кырмыскалы районындагы туганнары үзләренә чакыргач, 1981 елда Садыйковлар бирегә күченеп кайта. Шикәр заводының гөрләп торган чаклары, эшсез интекмиләр. Нәсимә Хәмзә кызы да лабораториягә эшкә урнаша.
Тормыш үз җае белән дәвам итә. Кызганычка каршы, бала кайгылары да урап узмаган әбекәйне: бер улы — 72 яшендә, икенчесе пенсиягә дә чыга алмый вафат булганнар. Ике улы шушы авылда төпләнгән. Бүген аларның һәм күпсанлы оныклары, туруннарының игътибары һәм кадер-хөрмәтенә төренеп гомер кичерә әбекәй.
Тыл ветераны Нәсимә Садыйкованы туганнары, якыннары, райондашлары өлкән яшькә җиткәне өчен генә түгел, ә тормышта күрсәткән батырлыклары, зирәклеге өчен дә хөрмәт итәләр. Барлык гомере намуслы хезмәттә үткән аның. Әнә бит 100 яше уңаеннан күпме котлаулар кабул иткән! Район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре, урындагы ветераннар оешмасы җитәкчеләре дә килеп тәбрикләгән. Модельле авыл мәдәният йорты каршындагы “Юача” фольклор коллективы да күчтәнәчкә матур җырлар алып килгән. Ә инде туганнары һәм якыннары өчен 100 яшьлек юбилей — аеруча зур һәм бик шатлыклы вакыйга.
Һәр иртәне әби гимнастикадан башлый һәм көн дәвамында кул-аякларын язар өчен төрле күнегүләр ясый. Ризыкны да җитәрлек кенә куллана, артыгын ашамый, ди килене. Шуңа бүген, күзләре яхшы күрмәсә дә, йортта җитез хәрәкәт итә. Кыйбласыннан тайпылмыйча, шушы якты көннәргә кадәр килеп җитә алуына бик сөенә ул.
— Балачагым, яшьлегем авыр булса да, бүгенге көнемә сөенеп яшим. Киленем белән улым мине бала урынына тәрбиялиләр, рәхмәтләр генә яусын. Миңа күрсәткән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, — ди әбекәй.
Ә көннәрен Нәсимә Хәмзә кызы изге догада үткәрә. Намазга өйрәнгәч, 15 еллап аны да калдырмаган. Хәзер сәламәтлек шәптән түгел, ялгышудан куркам, ди ул.
Арабызда йөзьяшәрләр күбрәк булсын иде әле! Сөйкемлелеге йөзенә чыккан, ак һәм пакь күңелендә бары изгелек кенә яшәгән Нәсимә әби кебек кешеләр – аяклы тарих бит. Алар буыны күргән авырлыклар, кичергән михнәтләр йөзләренә буй-буй буразналар сызса да, алар тормыштан канәгать булып, һәр туган таңга сөенеп, рәхмәтле булып яши. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.