+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 Октября 2022, 03:05

Гөлназ Асаеваның гаиләсендә бәйрәм

Әтисе кызы булган бит бу! 

Гөлназ Асаеваның гаиләсендә бәйрәмГөлназ Асаеваның гаиләсендә бәйрәм
Гөлназ Асаеваның гаиләсендә бәйрәм
Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) белән Гөлназ Асаеваның гаиләсендә зур бәйрәм.

Кызлары Динәгә бүген 1 яшь тулган! Котлыйбыз! Динә сау-сәламәт, игелекле бала булып үссен!
 
Җырчы социаль челтәрләргә кызының фотосын куйган һәм аның исеменнән: «Барыгызга да сәлам. Мин – Динә, миңа бүген 1 яшь. Ула, ула, улаааа!» – дип язган.
 

Нәнәсе Лилия Биктимерова да оныгын котлаган. «Туган көнең белән, кызчыгым, алтыным, Динәм. Нәкъ бер ел элек мин зур инәй булдым. Түбәм күкләргә тигән чак, дисәм – аз булыр. Сау-сәламәт. акыллы, әти-әниеңә игелекле бала булып үс. Вильдан кияү, Гөлназ кызым, ихлас йөрәктән котлыйбыз. Динәбезне пар канатлы, тигез мәхәббәт белән, туган иленә тугрылыклы бала итеп үстерергә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», – дигән ул.

Җырчыларның дуслары да теләкләргә кушылган. Аларның күбесе, Динә – әтисенә бик охшаган дигән фикергә килгән. Ә сез ничек уйлыйсыз? 

Фото: соцчелтәрләр

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас