+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
20 Октября 2022, 03:00

Ике яшьлек Ариана әтисен мобилизациягә озатты

Күптән түгел кызчык "Шәһри Чаллы" бәйгесендә җиңгән иде.

Ике яшьлек  Ариана әтисен мобилизациягә озаттыИке яшьлек  Ариана әтисен мобилизациягә озатты
Ике яшьлек Ариана әтисен мобилизациягә озатты
Салават районында яшәүче ике яшьлек Ариана Татарстандагы «Шәһри Чаллы» гәзитенең «Минем уңыш» бәйгесендә җиңеп чыгып, курчак откан иде. Бу хәбәрне безгә әлеге гәзиттән хезмәттәшләребез җиткерде. Һәм үзебезнең республика, бигрәк тә Салават районы халкы да күрсен, дип, сайтыбызда шушы мәгълүматны урнаштыруыбызны сорадылар.

"Башкортстанның Чаллыдан 500 чакрым ераклыкта урнашкан Салават районының Аркаул авылында «Шәһри Чаллы»ның нәни дусты яши. Ике яшьлек Ариана Гайнанова ул, - дип яза "Шәһри Чаллы" гәзите сайты. - Гәзит укучылар, социаль челтәрләребезне күзәтеп баручыларның, бәлки, исендәдер, ул безнең «Минем уңыш» бәйгесендә җиңеп чыкты. Көз башында, бакчаларда уңыш өлгергәч, кешеләрнең мул уңышка куанып-сөенеп йөргән чагында уздырган идек без аны. Кемнеңдер кабагы уңган, кемнеңдер суганы, кишере-кәбестәсе..."

Ариананың картәнисе Илүзә ханым Чаллыда яшәүче туганнарына 1,8 яшьлек оныгының үзләре белән бәрәңге алышканын фотога төшереп җибәргән. Бик кызык фото: памперслы кызчык тузанга батып беткән, нәни кулларында - бәрәңге. Чын авыл тормышыннан таныш бу күренешне безнең сайтта яратып караганнар. Башта ук карау саннары буенча ул башкаларны узып киткән. Аннары эстафетаны Башкортостан алган. Туган авылы Аркаул төркеменнән йөзләрчә кеше тавыш биргән. Аннары туганнар, танышларга чират җитә. Бәрәңге алучы Ариана Интернет буйлап Чиләбе, Магнитогорск якларына "барып җиткән". Комментарийлар да бихисап: «Менә бит авыл баласы, эшләп үсә, ичмасам!», «Бигрәк сөйкемле бала!»... Шулай итеп, иң күп тавыш җыючы ул булган.

"Шуннан соң Ариананың гаиләсе белән дә ныграк кызыксындык. Кызчык - Башкортстанның гүзәл табигатьле Аркаул авылында яшәүче яшь гаилә Юлия һәм Илнур Гайнановларның кызлары. Биш яшьлек абыйсы Әмирхан да бар. Гаилә башлыгы Илнур «Газпром» предприятиесендә тракторчы булып эшли, Юлия декрет ялында. Актив һәм ярдәмчел Илнурны авылда хөрмәт итәләр. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Аркаулда повестканы да иң беренчеләрдән булып ул алган. Армиядә Ырынбур өлкәсенең Тоцк хәрби частенда артиллерияче булып хезмәт иткән булган. Егет хәрби комиссариатка барган, хәтта берничә ел элек йөрәгенә катлаулы медицина процедурасы үткәрелүенә дә әһәмият биреп тормаган. Соңыннан контракт буенча хезмәт итүче сыйныфташы аны үзе янына чакырган. Авылда зурлап озату кичәсе уздырганнар.

Башта - Уфага, аннары Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл хәрби частена барып урнашкан. Команда тупланганчы Илнурга берничә көнгә Аркаулга кайтып килергә рөхсәт иткәннәр. Нәкъ ул кайтканда яраткан кызына Чаллыдан курчак килеп төшкән. Безнең үтенеч буенча бөтен гаиләләре белән җыелып фотосессия ясаганнар. «Аннары улымны озатып калдык, – дип яза Илүзә ханым. – Исән-имин кайтуын теләп, ипи телеме каптырдым. Дога укымаган чагым юк. Балалар инде сагынды әтиләрен. Йөрәгем тулы борчылу, тик яхшыга, улымның исән-имин гаиләсенә кайтып керәсенә ышанам».

Илнур Чибәркүлдән Ростовка очкан. Әлегә элемтә өзелеп тора.

«Шәһри Чаллы» коллективы да Илнурның хәрби хезмәттән исән-сау кайтып җитүен тели. Аны курчак кебек балалары, чибәр Юлиясе, туганнары, авылдашлары көтә. Бөтен ил көтә", - дип яза гәзит сайты".

Көтәбез! Бу махсус операция дигәннәренең тизрәк тәмамлануын, ир-егетләребезнең исән-сау кайтуын зарыгып көтәбез!

Фото: "Шәһри Чаллы"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас