+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 октябрь 2022, 04:38

Оливер + Камилә = Шансельви, Габриэль (видео)

Татар кызына өйләнгән Конго егете җырлап кына йөрми икән.

Оливер + Камилә = Шансельви, Габриэль (видео)Оливер + Камилә = Шансельви, Габриэль (видео)
Оливер + Камилә = Шансельви, Габриэль (видео)

Кайчандыр Илсөя Бәдретдинова команадасында эшләп танылган Оливер Мукенди икенчегә әти булган. Хатыны Камилә белән ул Татарстанда яши. Әмма Оливер башкарган "Алмагачлары" җыры Башкортстан сабантуйларында да еш яңгырый. Тумышы белән ул Конго Демократик Республикасыннан икән. Аның башкаласы Киншаса шәһәрендә туган. Узе 17 балалы ишле гаиләдә үскән, әтисенең берничә хатыны булган.

Оливер хәләле Камилә белән Шансельви исемле кыз үстерәләр иде. Камилә иренә бу юлы ир бала бүләк иткән. Алар улларына Габриэль дип исем кушачак. Бәхетле әти бу хакта социаль челтәрдә яза.

Бу үзенчәлекле гаиләгә зур бәхет телик! Оливерның хатыны - бердәнбер, ә балалары ишле булсын!

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас