+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
31 октябрь 2022, 09:31

Караиделдә никахтан соң кияү нишли? (видео)

Бу хакта Ризат Рамазанов яхшы белә.

Караиделдә никахтан соң кияү нишли? (видео)
Караиделдә никахтан соң кияү нишли? (видео)

Шушы көннәрдә Уфада Зинира һәм Ризат Рамазановларның концертлары узды. Залда - алма төшәрлек тә урын юк, тамашачы әледән-әле җырга кушыла, торып басып биеп тә китә. Сәхнәдә матур җырлар, дәртле биюләр. Зинирабыздан күзне алып булмый, үзе чибәр, күлмәкләре затлы, җырлары күңелгә үтеп керә. Менә Ризатка бәхет! Ничек тоткан диген мондый асыл кошны... Баксаң, кәләш әйттерүенең үз тарихы бар икән. Караиделгә килүендә хәлләр болайрак булган:

«Шомырт агачы төбенә бастырдым да, ничек башлыйсын белмим, авылча турыдан бәрәм, «Син мине яратасыңмы?» - дип сорадым», – ди Ризат бу хакта.

«Белмим. Ә син мине?» – дигән Зинира.

«Ул «белмим» дигәч, мин дә «белмим» дидем», – ди Ризат.

«Кайттың бит инде. Әйдә, өйләнешәбез», – дигән Зинира.

Безнең кызлар чая ул - никахны укытып та куйганнар. Ә икенче көнне кияү таңнан торып... печәнгә киткән. Бер атнасыз кулыннан чалгы, тырма, сәнәк төшмәгән. Печәнне чабып, киптереп өеп, урнаштырып бетергән Ризат.

Авылда елның елында башкарыла торган иң кирәкле хезмәт күрсәтү шундый кызны үстергән әти-әнигә фарыз ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: