0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 ноябрь 2022, 22:34

«Тормышымның астын өскә әйләндерде..»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина озак еллар саклаган серен чишкән. Янә су астында төшкән фотосын да күрсәткән. Кызык...

«Тормышымның астын өскә әйләндерде..»
«Тормышымның астын өскә әйләндерде..»

Абыйсы Булат Нигъмәтуллин инде танылу алгач, аның белән сәхнәгә оялып кына сеңлесе дә чыккан елларны хәтерлисездер әле. Хәзер инде Дилә Нигъмәтуллина - танылган җырчы. Әмма шундый ук тыйнак кыз булып кала шикелле.

Беренче ире, аранжировкалар остасы Марат Мухин белән аерылышуы, кабат гаилә коруы, иренең беренче гаиләсе, анда баласы булуын да озак кына яшереп торды. Баксаң, алар моннан дистә еллар элек үк яратышып йөргән икән. Ә кавышуларына биш ел гына. 10 ноябрьдә бу хакта Дилә үзе социаль челтәрдә болай язды:

«Бүген - безнең өчен истәлекле көн. Моннан нәкъ 21 ел элек бу көнне безнең язмышыбызны хәл иткән очрашу булды. Мин бөтен тормышымның астын өскә әйләндергән кешене очраттым! Нәкъ менә ул миңа чын мәхәббәт нинди булырга тиешлеген танытты. Нәкъ менә аның ярдәмендә мин бөтен барлыгым белән иҗатка чумдым һәм зур уңышларга ирештем. Кызганыч, ул чагында безгә бергә булырга язмаган, Ходай Тәгаләнең безгә карата планнары башкачарак булган икән...

Бу – искиткеч матур, дулкынландыргыч, күңелләргә үтеп керә торган, урыны белән аянычлы, гаҗәеп мәхәббәт тарихы. Аның турында мин, һичшиксез, кайчан да булса китап язарга телим... Ничәмә-ничә еллардан соң безнең юллар кабат кисешәчәк дип, мин беркайчан да күз алдыма китермәгән идем. Шулай да буламы соң? Була икән шул!

Менә инде безнең бәхетле гаилә тормышыбызга да 5 ел гомер, шуның 1 ел диярлеге – рәсми язылышып. Киләчәктә шушындый истәлекле көннәребез күбрәк булсын иде. Яратам сине, җаным!».

Толстой абзаң "барлык бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаган", дисә дә, бу бәхеткә килү юллары төрле шул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: