+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 ноябрь 2022, 11:54

"Хатынымны кайтарырга телим. Тик ничек?.."

"Хатының, сине кызганып, кире кайтмаса гына ярар иде..."

"Хатынымны кайтарырга телим. Тик ничек?.."
"Хатынымны кайтарырга телим. Тик ничек?.."

"Зинһар, болар - аноним рәвештә.
Сыйныфташлары белән хатынымның язышуын укыдым. Аларга 30 яшь, ә миңа - 40. Бу мине чыгырымнан чыгарды. Мин, хәлне ачыклап та тормыйча, хатыныма суктым. Бу язышуда берни дә юк иде. Атап әйткәндә, анда сыйныф темасына, сыйныфташлар очрашуын оештыру һәм башка шундый темаларга фикер алышу иде. Бу хәлдән соң хатыным кайбер әйберләрен алды да чыгып китте...

Минем шалтыратуларга хәзер җавап бирми. Аерылышырга гариза бирергә уйлаганын ишеттем. Хәзер бер үзем дүрт стена эчендә ялгыз калдым. Әлеге кылыгым өчен бик үкенәм. Миңа элекке хатыным хыянәт иткән иде. Бәлки, шуның нәтиҗәсендә әлеге хәл килеп чыккандыр... Хатынымны ничек кире кайтарырга?" - дигән хат калдырган бер ир социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар калдырган хатын-кызларның барысы да диярлек ирнең хатыны яклы. Хатынның вакытында чыгып китүен алар дөрес дип бәяли. Бәлки, ир-егетләр башка төрле фикердәдер?..

Фото: kubantoday.ru

Ирен үзенә сихерләп өйләндергән хатынның язмасын шушы сылтама аша укырга мөмкин: 

https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-11-11/iremne-siherl-p-zem-yl-nderdem-3026786

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: