+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
23 ноябрь 2022, 12:01

Хатынының органнарын башка кешеләргә күчертә...

Кытайда яшәгән ир Русиядән булган хатыны белән өч ел күрешми. Ә аннары...

Хатынының органнарын башка кешеләргә күчертә...
Хатынының органнарын башка кешеләргә күчертә...

Русиядә туган Ника Кытайда музыка индустриясендә эшли. Биредә ул булачак ире белән дә таныша. 2019 елның апрелендә яшьләр өйләнешә, ә сентябрьдә алар Русиягә Никаның әнисенең хәлен белергә кайта. Тиздән хатынның ире кире Кытайга кайтып китә, ә хатын әнисе янында берничә ай яшәп, ире янына кайтырга була.

Бәхетле парның очрашуын коронавирус аркасында булган чикләүләр кичектерә. Нәтиҗәдә, Ника ире янына өч елдан соң гына кайта ала.

- Очрашу вакытында икебез дә күз яшьләрен тыя алмадык. Биш минутлап бер-беребезне кочактан ычкындыра алмаганбыздыр, - ди Никаның ире Оуян.

Гаилә шушы очрашудан соң өйләренә кайтып барганга Никаның хәле начарлана һәм ул сулыш ала алмый башлый. Оуян аны якындагы дәваханәгә илтә. Табиблар хатынның бер үпкәсендәге кан тамырында тромб булуын әйтә. Нишләргә дә белмәгән ир хатынын 150 чакрым читтә урнашкан ике дәваханәгә дә илтеп карый, әмма табиблар аңа ярдәм итә алмый.

Ника үлгәннән соң үзенең органнарын башка кешеләргә күчереп утыртуларын теләгән булган. Хатыны үлгәч, Оуян аның әнисеннән дә ризалык ала. Нәтиҗәдә, Никаның бавыры ике кешегә бүлеп утыртыла, бөерләре дә ике кешенең гомерен саклап кала.

Әлеге хәлләрдән соң социаль челтәрләрдә Никага рәхмәт сүзләре белән бик күп комментарийлар барлыкка килә.

"Нинди изге күңелле урыс кызы! Тыныч йокла! Кытай халкы сине онытмаячак!" - дип язалар анда.

Фото: liveinternet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: