Аларның гомер юлы тырыш халкы белән дан тоткан Сахай авылында үтә. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.
Халидә Хәмзә кызы 1947 елның яңа ел төнендә сигез бала арасында алтынчысы булып дөньяга килә. Әтисе – ветеринария табибы, әнисе колхоз бакчасында эшли. Халидә мәктәптә яхшы укый, бигрәк тә математика аңа җиңел бирелә.
– Элек мәктәптә безне терлекче-механизатор профиле буенча укыттылар. Дәресләр тәмамлану белән бригадир, укучыларны җыеп, басуга печән әзерләргә алып китә иде. Чиратлап фермада бозау да карадык, комбайнда үлчәүдә дә эшләдек. Бик күңелле була торган иде, беркем дә зарланмады, дәртләнеп эшләдек, – дип сүз башлады Халидә апа.
Кыз 1965 елда 10нчы сыйныфны тәмамлый. Югары белем алырга бик теләге булса да, укырга мөмкинлек булмый. Баскан җирендә ут уйнаткан чибәр кызны авыл клубына сәнгать җитәкчесе итеп куялар, аннары комсорг итеп тәгаенлиләр. Ә 1966 елда Халидә Хәмзә кызын колхоз идарәсенә кассир итеп чакыралар.
– Анда курка-курка гына килгән идем, хезмәттәшләремнең ярдәме белән тиз арада эшкә өйрәндем. 36 ел гомерем шунда үтте. Ул чорны әле булса җылы хисләр белән искә алам. Баш бухгалтер Ягафәр Әдиятуллин, Флидә Латыйпова, Розалия Баязитова, Лилә Камалова, Равия Әминева, Мөзәйнә Исламгулова белән озак еллар бер гаиләдәй тату эшләдек. Аларның һәрберсенә рәхмәтлемен, – ди Халидә апа.
Тормыш иптәше Әнәс абый тумышы белән Сәвәләй авылыннан. Тәүдә әти-әнисе шунда яши, аннары Сахайга күченеп киләләр. Әтисе сугышка китеп, 1946 елда исән-имин әйләнеп кайта. Алты бала арасында иң өлкәне буларак, бер телем икмәкнең кадерен белү, эшеңне зур җаваплылык белән башкару, хезмәт кешеләренә ихтирамлы булу сыйфатлары Әнәс абыйга кечкенәдән салына. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, колхоз эшендә чыныгу ала. Тәүдә тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Бәләкәй чана белән тирес тә ташый. Ул елларда яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле була. Яшь егетне дә колхозга эшкә билгелиләр. Ляховода укып, киң профильле тракторчы һөнәре алып чыга. Тәүдә трактор иярләп, Акташ авылында механизатор булып эшли. 1961 елда Уфада шоферлар курсын тәмамлагач, байтак еллар Кырмыскалы автоколоннасында (соңыннан УПОГАТ дип үзгәртелә) һәм техника ремонтлау паркында, аннары катнашазык заводында эшли.
– Элек әлеге кебек җылы гаражлар юк иде, машина ихатада тора. Иртүк торып, ерак юлга чыгып китәргә кирәк, – дип хәтерли Әнәс абый ул елларны.
Тырыш, җаваплы хезмәткәр үзен уңай яктан гына күрсәтә, барлык эшне җиренә җиткереп башкара. Гомум эш стажы 43 ел булып китә. 2002 елда хаклы ялга чыкканда аңа йөк машинасы бүләк итәләр. Хезмәтендәге уңышларын бәяләп бирелгән Почет грамоталарының исәбе-саны юк. Әйткәндәй, Шәрәфетдиновлар – икесе дә “Хезмәт ветераны”.
Халидә апа белән Әнәс абый 1967 елда өйләнешәләр. Йоласына туры китереп, никах укыталар. Дөнья көтә башлаганда җиңел булмый, әлбәттә. Каенана йортында үзләре күмәк: әти-әнисеннән башка ике энесе, өч сеңлесе була. Өйләре бәләкәй. Шуннан яшьләр бер иске генә йорт сатып ала. Аны тазартып, ремонтлап, мич чыгарып, шунда яши башлыйлар. 1971 елда яңа өй салалар.
– Өй күтәрергә бөтен авыл халкы килде, колхоз идарәсе зур ярдәм күрсәтте. Аларның барысына да зур рәхмәтлебез. Ике улыбыз һәм кызыбыз туды. Ул вакытта авылда балалар бакчасы юк, шуңа нәнәйләре тәрбияләште. Өстәвенә, партия әгъзасы булып торам, әледән-әле “политучёба” үткәрәбез, чиратлап дежурда торабыз. Ел саен берәр гектар чөгендер бүлеп бирәләр. Хатын-кызга бит өйдә дә эш җитәрлек – керен юарга, пешеренергә, ипи салырга, бакчаны тәрбияләргә кирәк. Мин барысына да өлгерергә тырыша идем, – ди Халидә апа.
Ә бүген Шәрәфетдиновлар зур һәм иркен йортта яши. Һәр җирдә тәртип, пөхтәлек хуҗаларның уңганлыгы турында сөйли. Ял һәм бәйрәм көннәрендә балалары барысы бергә җыелып, өйне шат авазларга күмә. Балалары да хезмәттә чыныгып үсеп, төрле һөнәр үзләштереп, үз гаиләләрен корган. Бүгенге көндә аларның сигез оныгы бар.
Венера ГАФАРОВА.
Кырмыскалы районы.