+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
7 декабрь 2022, 15:06

Авыру хатынын газаплардан арындырырга уйлаган...

Хәзер ир озак еллар читлек артында булачак.

Авыру хатынын газаплардан арындырырга уйлаган...
Авыру хатынын газаплардан арындырырга уйлаган...

Шанкарапп исемле Һиндстан шәһәрендә яшәүче 60 яшьлек Бангалор Шивамманы параличланган хатынын газаплардан азат итәр өчен үтергән.

50 яшьлек Шивамма ике ел буена урын өстендә яткан. Ул ире, улы, кызы һәм кияве белән төзелә торган йортта яшәгән. Авыруы аркасында хатын-кыз 20 килограмм чамасы авырлыкта гына калган һәм тулысынча туганнарына бәйле булган.

4 декабрьдә Шанкарапп туганнары өйдән чыгып киткәнне көтеп ала, хатынын су баскан подвалга алып керә һәм суга ташлый. Тиздән өйгә ир белән хатынның 11 яшьлек уллары кайта. Ул подвалдан чыгып барган әтисен күреп ала һәм Шивамманың кайда икәнен сорый. Ир хатынның кая киткәнен белмәвен әйтә. Малай, нидер сизенгәндәй, подвалга төшә һәм бөтен көченә судан чыгарга тырышкан әнисен күрә. Малай күршеләрен чакырып ала, алары хатынга ярдәмгә ташлана. Уртак тырышлык белән алар хатынны судан ала алган, ләкин ул инде үлгән булган.

Икенче көнне полиция Шанкараппны кулга алган. Ир гаебен таныган. Ир-ат хатынын газапланулардан коткарырга теләгәнлектән үтерүен әйткән.

Фото: medboli.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: