+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
7 декабрь 2022, 10:29

"Кызымны улыңа хезмәтче итәр өчен үстермәдем!"

Уллар тәрбияләүче әниләр, сез дә азрак уйланыгыз әле!

"Уллар тәрбияләүче әниләрне тыңлап торып, гаҗәпкә калам... Аларның һәркайсы кызларның улларыннан матди яктан берни дә тартып алмасын өчен калтырана. Мин - кыз әнисе. Мин дә кызымның сезнең улларыгыз өчен курчак, бала табучы һәм хезмәтче булуын теләмим. Шунысы да көлдерә, кешеләр барысын да акча белән үлчи. Кыз бала егет кешегә барысын да бушлай бирә. Ул аны тәрбияли, өен тәртиптә тота, ашарга пешерә, бала тудыра һәм башкалар. Ә аннан китә башласа - аңа берни дә тиеш түгел. Ягъни, ул гаиләгә акча кертми икән, аның бер ние дә юк. Ә ничә еллар декретта утырганда ул ничек акча эшләсен? Сезнең улларыгыз мәктәпне тәмамлагач та эшли ала. Аңа карьера төзер өчен берни дә комачауламый. Әлбәттә, аның эш хакы югары була. Ә хатын-кызны тәүдә декретка китә, дип, эш урынында күтәрмиләр, аннары ул 3 ел өйдә утыра, соңыннан да баласы авырган саен өйдә булырга мәҗбүр. Гомумән, 40 яшькә якынайганда гына хатын-кызларның күбесе күпләп акча эшли ала башлый. Ир-егет үзенең "өлешен" алып китә ала, ә хатын-кыз тулысынча файдаланылган булып чыга? Мин кызымны кемгәдер хезмәтче, аннары иренә буйсынып, акчага интегеп яшәүче итеп күрергә теләмим. Минем дә йөрәгемнән өзелеп төшкән бала ул. Улларыгызны чын ир-егет итеп тәрбияләсәгез иде", - дигән хат килде.

Хатынның сүзендә хаклык бар кебек...

Фото: salonfifi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: